Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БӘЙРӘМ ДӘВАМ ИТӘ: "Каенкай" нәниләре өлкәннәрне кунакка дәште (+ ФОТОЛАР)

Районыбызның 6 санлы “ Каенкай” балалар бакчасында һәр чара үзгә форматта, яңа җырлар һәм биюләр белән уза.

 8 октябрь көнне зурлар төркеме нәниләре бакчада эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне -  көндез, ә балаларның үз дәү әти-дәү әниләрен кичке чарага чакырды. Һәр ике бәйрәм дә бик матур, җылы атмосферада үтте.

Анда килгән һәр дәү әти, дәү әни үзләренең оныклары белән горурланып утырды. Горурланырлык җирлек тә бар шул: балалар сәнгатьле итеп шигырь сөйли; русча, татарча, хәтта инглизчә дә җырлый; матур итеп бии.

Зурлар төркеме тәрбиячесе Ландыш Насрыева, музыка җитәкчесе Айназ Халилова чараны бер бәйрәмгә дә охшамаган итеп әзерләгән: яңа бию- җырлар, яңа программа – һәр баланың сәләтен ачарга ярдәм итте. Килгән кунаклар да читтә калмады. Алар әлеге чарада тулы хокуклы катнашучы булдылар. 

Бәйрәм тәмамлангач, күмәкләп чәй эчү дә бер-беребез белән тагын да ныграк танышырга, аралашырга ярдәм итте. 

Бәйрәм тәмам. Әмма аннан алган хис – кичерешләр төркем нәниләренең дә, дәү әти- дәү әниләрнең, ата – аналарының күңелләрендә мәңге сакланыр.
Зур рәхмәт тәрбиячеләребез, музыка җитәкчебез, кече тәрбиячебез, бакча җитәкчелеге! Һәрберебез сәламәт булып, әле башка бик күп бәйрәмнәрне шулай бергәләп уздырырга язсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев