Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Бюджетник-студентларга көн бетәчәкме?

Югары белем бирү системасында бюджет урыннары саны киметелмәячәк. Андый ниятләр юк дип белдерде бүген республика Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов. Кичә мәгълүмат чараларында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының вузларда бюджет урыннарын кыскартырга мөмкинлеге турындагы мәгълүмат чыкты. Дөрес, соңрак ул министрлык тарафыннан кире...

Югары белем бирү системасында бюджет урыннары саны киметелмәячәк. Андый ниятләр юк дип белдерде бүген республика Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов. Кичә мәгълүмат чараларында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының вузларда бюджет урыннарын кыскартырга мөмкинлеге турындагы мәгълүмат чыкты.
Дөрес, соңрак ул министрлык тарафыннан кире кагылды.
"Вузларда бюджет урыннары шундый ук калачак. Хәтта арттырылачак та. Гомуми санны белгечлекләр арасында бүләләр. Мөгаен, бу Казан илкүләм тикшеренү технология университеты - Казан химия технология институты кыскарту турында әйткән нәрсәдер, - бакалавриат белән магистратура арасындагы урыннар саны үзгәрә. Әкренләп бу магистр программасын арттыру ягына үзгәрәчәк", - дип аңлатты спикер.
А.Поминов 2014 елда республикада һөнәри белем бирүче 103 учреждение бар иде, хәзер - 97 дип билгеләп үтте. "Өч елда алты оешма кыскартылды. Тагын берничә учреждение бергә кушылачак. Шул ук вакытта студентларның гомуми саны кимеми, ә арта гына", - дип ассызыклады ул.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=15802
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев