Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Чаллы институтына студентлар кабул итү тыелган

Чаллы институты - КФУның беренче ачылган филиалы. Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Рособрнадзор) тикшерү нәтиҗәләре буенча ике югары уку йортының лицензиясе кулланылышы туктатылган дип хәбәр итә ТАСС. Әлеге ике уку йортының берсе Чаллы институты - Казан (Идел буе) федераль университеты филиалы. Икенчесе - Воронеж институты -...

Чаллы институты - КФУның беренче ачылган филиалы.
Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Рособрнадзор) тикшерү нәтиҗәләре буенча ике югары уку йортының лицензиясе кулланылышы туктатылган дип хәбәр итә ТАСС. Әлеге ике уку йортының берсе Чаллы институты - Казан (Идел буе) федераль университеты филиалы. Икенчесе - Воронеж институты - Мәскәү гуманитар-икътисад университеты филиалы.
«Тиешле срокларда күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен Рособрнадзор - Казан (Идел буе) федераль университетының Чаллы институтына (филиал) һәм Мәскәү гуманитар-икътисад университетының Воронеж институтына (филиал) студентлар кабул итү тыела», - дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз. Чаллы институты - КФУның беренче ачылган филиалы, ул 1997 елда ачылган. Казан (Идел буе) федераль университетының рәсми сайтына урнаштырылган мәглүматларга караганда, 2017 елда 1000нән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән булган.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/07/143977/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев