Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Чүлмәккә утыра белмәве баланы бакчага кабул итмәскә сәбәп була аламы, яки Тәрбиячене кем яклар?

Балалар бакчасында иң күп бәхәс уята торган очраклар була. yanarysh.ru электрон басмасы әлеге очракларны юрист Роберт Туктаров белән берлектә аерым билгеләп үтәргә булган. Әти-әниләр һәм тәрбиячеләрнең уртак "баш авыртуы" булган сорауларга җавапларны сез дә укып карагыз әле. *** - Беренче мәртәбә балалар бакчасына килүче сабый ниләр эшли белергә тиеш? Әйтик,...

Балалар бакчасында иң күп бәхәс уята торган очраклар була. yanarysh.ru электрон басмасы әлеге очракларны юрист Роберт Туктаров белән берлектә аерым билгеләп үтәргә булган. Әти-әниләр һәм тәрбиячеләрнең уртак "баш авыртуы" булган сорауларга җавапларны сез дә укып карагыз әле.
***
- Беренче мәртәбә балалар бакчасына килүче сабый ниләр эшли белергә тиеш? Әйтик, хаҗәтен үтәү өчен чүлмәккә утыра белмәве баланы бакчага кабул итмәскә сәбәп була аламы?
- Мәктәпкәчә тәрбия бирүче оешма баланы бакчага кабул итү буенча таләпләр куярга тиеш түгел. Балалар бакчасы хезмәткәрләре сабыйның үсеш дәрәҗәсен тикшерә ала. Аларның моңа хокукы бар. Ләкин сабый белән төрле тестлар үтү соңыннан аңа аерым белгечләр (психолог, логопед) белән шөгыльләнергә кирәк буламы, юкмы икәнен билгеләү өчен генә мөһим.
Бала имезлек кабып йокларга күнеккән икән, бакчада моны тыярга, шулай ук, беркемнең дә хакы юк. Алай гына да түгел, күкрәк сөте имүче баланың әнисе, йокы алдыннан килеп, сабыйны имезеп китә ала.
Тәрбиячеләр чүлмәккә йөри белмәүче баланы да кире борып җибәрә алмый. Әти-әни, теләгән очракта, баласына подгузник кидерергә мөмкин.
- Тәртибе начар, дип, баланы бакчадан чыгара алалармы?
- Башка балаларның сәламәтлегенә куркыныч янамаганда, бакчада эшләүчеләрнең мондый хокукы юк. Хәер, монда һәр очрак аерым каралырга тиеш. Әгәр башка балалар сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин булган сабыйның тәртибе берничек тә үзгәрми икән, аны башка төркемгә күчерергә яки әти-әнисеннән баланы бакчага йөртмәүне таләп итәргә мөмкиннәр.
- Тәрбияченең соңга калып килгән баланы кабул итмәскә хокукы бармы?
- Балалар бакчасы уставында эш сәгатьләре дә күрсәтелгән була. Әти-әниләр бакчаның эш режимы белән таныш булырга тиеш. Сабыйны билгеләнгән вакыттан ярты сәгатькә соңга калып китергәннәр икән, тәрбияченең аны кире борырга хокукы бар. Ни өчен шулаймы? Беренчедән, тәрбияче иртән балаларны шәфкать туташы белән берлектә кабул итә, ә вакытында килмәүчеләр бу тикшерүгә эләкми. Икенчедән, соңга калган бала иртәнге зарядкада да катнашмый дигән сүз. Өченчедән, ашарга пешерүчеләр күпме ризык әзерләргә тиешлеге нәкъ менә иртән балалар санына карап билгеләнә.
- Прививка ясалмаган баланы бакчага алалармы?
- Балалар бакчасында сезгә: "Балагызны прививкасыз алып килмәгез!" - диләр икән, туп-туры прокуратурага бара аласыз. Прививка ясатмау баланы бакчага кабул итмәскә сәбәп түгел. Кайвакыт поликлиникаларда, берне булса да ясатыгыз инде, дип үгетли башлыйлар. Монысы да законга каршы килә. Балага прививка ясату-ясатмауны әти-әни генә хәл итәргә тиеш.
- Әти-әниләрнең бала йөргән төркемне карап чыгарга хокукы бармы?
- Әлеге сорауга төгәл җавап бирердәй норматив документлар юк. Ләкин бу әти-әниләр өчен бакчадагы төркемнәрнең ишекләре ябык дигән сүз түгел әле. Бакчада балагызның хокуклары бозыла, дип уйлыйсыз икән, аларны "аяк терәп" яклый аласыз. Әйтик, балагыз кул сөлгесе юклыктан зарланган яки бәдрәфнең пычрак булуын әйткән икән, тәрбиячедән бу сорауларга ачыклык кертүен сорагыз. Ә инде тәрбияче төркемне күрсәтергә теләмәсә, бакча мөдиренә керегез. Ул да булышмаса, район мәгариф идарәсенә яки Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерү департаментына мөрәҗәгать итәргә була.
- Баланы, формасы юклыкны сәбәп итеп, музыка яки физкультура дәресенә кертмиләр. Бу законлымы?
- Юк. Әлбәттә, балалар барысы да бертөрле киенсә, матур. Ләкин әти-әни форманы өйдә онытып калдырган яки бөтенләй алмаган икән, сабый иптәшләре белән бергә җырламаска-биемәскә, йөгермәскә-сикермәскә тиеш ди¬гән сүз түгел. Хәтта музыка һәм физкультура дә¬ресләре өчен балаларның барысына да бер¬төрле кием кирәклеге бакча уставында языл¬ган булса да. Әлеге кагыйдә - тәкъдим генә, закон түгел.
- Әни кеше баланы, көндез бакчадан алып, башка урынга түгәрәккә йөртә. Тәрбияченең моңа каршы төшәргә хокукы бармы?
- Кайчак әти-әниләр иртән баланы бакчада калдырганда: "Кызымны йоклатмагыз, бүген гимнастикага барасыбыз бар, шуннан соң кире китерермен", - дип кисәтә. Мондый очракларда тәрбияченең сабыйны җибәрмәскә хакы бар. Читтәге түгәрәкләргә йөрмәсен әле, дигән кара уй белән түгел, әлбәттә. Эш шунда: тәрбиячеләр баланың бакчада булган сәгатьләрендә (бу вакыт килешүдә күрсәтелгән) аның иминлеге һәм сәламәтлеге өчен җавап бирә. Икенчедән, көндез башка урынга түгәрәккә барган очракта, сабый балалар бакчасы режимын да бозган булып санала. Ул йә көндез йокламый кала, йә дәрес-уеннарда катнаша алмый. Баланы көндез гел бер вакытта алып, кире бакчага китерергә кирәк булса, әти-әниләр бакча белән ике арадагы килешүгә төзәтмәләр кертергә мөмкин.
- Балалар бакчасында видеокүзәтү рөхсәт ителгәнме?
- Бакчадагы хәлләрне яшерен рәвештә видеога төшерү яки тәрбияченең балалар белән аралашуын үзенә сиздерми генә диктофонга яздыру тыела. Ә менә төркемдә рәсми рәвештә видеокүзәтү урнаштырырга мөмкин. Моның өчен әти-әниләргә бакча мөдире исеменә күмәк гариза язарга гына кирәк. Бу очракта бүлмәдә видеокүзәтү алып барылуы турында кисәтү язуы да булырга тиеш.
Белешмә
Балалар бакчасы эше берничә хокукый-норматив документка нигезләнә. Алар: БМОның бала хокуклары турында конвенциясе, РФ Конституциясе, Россиянең "Мәгариф турында" законы, "РФдә бала хокуклары төп гарантияләре турында" закон һ.б.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=19872

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев