Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбендә директор урынбасарлары киңәште

Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбендә мәгариф оешмаларының укыту-методик эшләр буенча директор урынбасарларының чираттагы район семинары узды.

Семинар барышында ачык дәресләр, мастер-класслар, мәктәп музеена сәяхәт каралды. Бай тарихы булган Чуракай мәктәбенең сугыш чорында авылда урнашкан приют балалары турындагы кино берәүне битараф калдырмады.
Семинарда педагогик советларнын әһәмияте, көн тәртипләре, чыгышлар, белем бирү сыйфатына, методик эшкә анализ, дәресләргә анализ, дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек, яңа федараль стандартларга күчүгә эзерлек максатыннан эшләнәсе норматив документлар, эш программалары турында да аңлатылды. Семинарда катнашучылар Чуракай мәктәбеннән үзләренә эш тәҗрибәсе тупладылар.

Актаныш муниципаль районы матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев