Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

ЧЫГАРЫЛЫШ-2021: Технология техникумының 94 студенты кулларына диплом алды (фотолар)

ЧЫГАРЫЛЫШ-2021: Технология техникумының 94 студенты кулларына диплом алды (фотолар)

     

Авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләүче ресурс үзәктә 2020-2021 уку елында 375 студент белем алган, шуларның 94е бүген үзләренә һөнәри белем биргән уку йорты белән саубуллашты. Әлеге студентлар дипломнар белән бергә кулларына демоэкзамен нәтиҗәләрен дә алды. Эшче һөнәрләрен үстерү максатыннан кертелгән демоэкзамен нәтиҗәләре эшкә урнашканда иң кирәкле документ булып тора.

 Әйе, Актаныш технология техникумы иң заманча ысул, методикалар белән белем бирүне елдан –ел камилләштерә. Татарстанның авыл хуҗалыгы юнәлешендәге югары уку йортлары белән килешүләр төзелде. Мәсәлән, быелгы чыгарылыш студентларының 18 е тест биремнәрен уңышлы тапшырып Казан Дәүләт аграр университетына укырга кабул ителде. Тимирясев исемендәге Казан инновацион университетында шулай ук 8 студент кыз үз белгечлекләре буенча укуларын дәвам итәчәк. Чаллы шәһәрендәге югары уку йортларына бюджет урыннарына укырга керү мөкинлеге тудырылган. Технология техникумы директоры Ландыш Шәмсунова уку йортында белем бирү сыйфатынның күтәрелүе, матди-техник базаның искиткеч яңарыш кичерүе, студентларның ВУЗларда укуларын дәвам итә алу мөмкинлегенең барлыкка килүе район башлыгы Энгель Фәттаховның зур ярдәме белән башкарылды дип,  Энгель Нәвап улына олы рәхмәтләрен белдерде.

     ТЕХНОЛОГИК ТЕХНИКУМ КИЛӘЧӘКТӘ ТӨЗҮЧЕЛӘР ҺӘМ IT БЕЛГЕЧЛӘР ДӘ ӘЗЕРЛӘЯЧӘК

Район башлыгы Энгель Фәттахов чыгарылыш бәйрәме башланганчы район мәдәният йорты каршына куелган укучыларның техник иҗат эшләре белән танышты. Махсус техника- төягечне күпфункцияле машина дип тә  була. 2 курс студентлары Инсаф Сәетгәрәев белән Айдар Миңнегулов остазлары белән берлектә шушы портоприводлы машинаны җыялар. Аңынчы макетын ясыйлар, инженерлык проектын тормышка ашырырдай җиһазлар туплыйлар.

-     Районның киләчәген әлеге уку йортыннан башка күз алдына да китереп булмый.  Технология техникумында җирлегебезнең экономикасын тәэмин итәрдәй барлык профессия вәкилләрен тәрбияләп чыгарырга тиешбез. Республика җитәкчелегенә зур рәхмәт, республика программасы нигезендә техникум заманча уку йортына әверелде, ремонт ясалды, матди-техник базасы тулыланды. Киләчәктә машина залы, хуҗалык өлешен яңа техника белән баетасыбыз бар. Демонстрацион мәйданчык булдырачакбыз, биредә машина-техника җитештерүче компанияләр яңа гына заводтан чыккан теникаларын студентларга тәкъдим итәчәк.  Техникумда авыл хуҗалыгы белгечләре белән рәттән төзүчеләр, ветеринарлар,  IT белгечләр дә әзерләячәкбез,- дип, Энгель Нәвап улы аеруча зур уңышларга ирешкән студентларга Район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм “5” билгесенә укучыларга дипломнар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев