Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

ЧЫГАРЫЛЫШ-2022: Бүген районыбызның 90 укучысы олы тормыш юлына аяк басты

Бүген районыбызның 90 чыгарылыш сыйныфы укучысы өчен иң истәлекле, тантаналы көн. Сабан туе мәйданына традициягә әверелгән районкүләм чыгарылыш бәйрәменә җыйналды алар.

             Егет-кызларның 11 ел белем һәм тәрбия биргән туган мәктәпләре, кадерле укытучылары белән саубуллашып олы тормыш юлына үзаллы адымнар белән атлап киткән көннәре.

Бердәм дәүләт имтиханнары инде артта калды, кулда өлгергәнлек аттестатлары. Бәйрәм итәргә, хөрмәтләнергә тулы хокуклары бар.

           Сабан туе мәйданында узучы Чыгарылыш бәйрәме укучылар өчен генә түгел, аларның остазлары, әти-әниләре, шулай ук район җәмәгатьчелеге өчен дә мөһим тантана.

Мәктәп,  районыбызда уздырылган барлык чараларга актив катнашып, шулай ук Актаныш данын яклап республикада, Россиядә төрле ярыш-бәйгеләрдә чыгыш ясаган, алардан җиңү белән кайткан, шулай ук бердәм дәүләт имтиханнарында 90 һәм аннан да югары балл җыйган укучыларны  җитәкчеләребез дә котлады.

Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов һәм Актаныш муниципаль районының Мактаулы гражданины, 20 ел районны җитәкләп район мәгарифен үстерүгә зур өлеш керткән Энгель Фаттахов мәдәният, фән, спорт, иҗат юнәлешләрендә актив катнашып, югары уңышка ирешкән укучыларны котладылар, изге теләкләрен ирештерделәр.

- Сезнең тормышыгызда тарихның тагын бер бите ачыла. Сез үзегезнең язмышыгызга үзегез хуҗа. Хыялларыгыз тормышка ашсын. Тормышка ашмаган хыял ул фантазия генә булып кала. Моның өчен сезнең бөтен мөмкинлегегез- матурлык, тәвәккәллек, белемегез бар. Укытучыларыгызны онытмагыз, мин әле дә үземне беренче мәктәпкә кабул иткән Мәрвә апа Могътазированы сагынып искә алам. Сезгә укытучыларыгыз җан җылысын бирә. Кайда гына, кем генә булсагыз да, нинди дәрәҗәгә ирешсәгез дә, үзегезнең Актаныш районыннан икәнегезне онытмагыз. Сезгә карап Актаныш халкына бәя бирәчәкләр. Әти-әниләрегезне сөендереп торыгыз. Чын кешеләр булыгыз!- диде Ленар Рафак улы. 

 

           Энгель Нәвап улы рәхмәт сүзләрен иң беренче булып мәктәп директорларына әйтте. Чөнки быелгы чыгарылыш сыйныфы укучыларының бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре узган еллар белән чагыштырганда, бик күпкә яхшырган. 90 укучының 13е медальгә тәкъдим ителгән һәм аларның барысы да укытучыларының ышанычын аклаган. Математика буенча БДИның уртача күрсәткече 72,2 балл, бу узган елга караганда 8 баллга күбрәк, республиканың уртача күрсәткечен дә узып киткән. Рус теленнән 76 балл, бу күрсәткеч республикада Бөгелмә районыннан кала икенче урында. Төп дәүләт имтиханнары күрсәткечләре дә башка еллар белән чагыштырганда зур үсеш кичерә. Директорлар белән оештырылган системалы эшчәнлек, укучыларга сыйфатлы белем бирүнең татлы җимешләре зур канәгатьлек хисе уята. 

- 2022 нче елның чыгарылыш сыйныфы укучыларына зур өметләр баглыйбыз. Сезнең арадан республикада гына түгел, бөтен татар дөньясына билгеле шәхесләр үсеп чыгар дип ышанам. Без аның өчен районда барлык мөмкинлекләрне дә тудырдык.

           Туган җирдән дә кадерле берни дә юк, монда сезнең әти-әниләр, туган мәктәп, укытучылар- бу бервакытта да онытылырга тиеш түгел кыйммәтләр. Киләчәктә туган җиребез Актаныштан булуыгызга тап төшермәссез,- дип, наказын  җиткерде үзенең котлау чыгышында Энгель Фәттахов. 

 

         Районыбызның яшь талантлары чыгарылыш кичәсе тантанасында иң матур җырларын башкардылар. 

Музыкаль сәламнәр котлаулар белән үрелеп барды.                             

                 

Районыбызның белем бирү сыйфатын яхшыртуда, олимпиада хәрәкәтен үстерүдә үз өлешләрен керткән укучыларны мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова,

районыбыз мәдәниятен үстерүдә үз өлешен керткән укучыларыбызны социаль һәм агарту эшләре бүлеге җитәкчесе Назил Латыйпов,  

спорт юнәлешендә зур уңышларга ирешкәннәрне район башкарма комитетының спорт һәм туризм эшләре бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев,  

мәдәният һәм сәнгатен үстерүдәге актив яшьләрне яшьләр бүлеге җитәкчесе Равил Таймасов тәбрик итте. 

               Районыбыз җитәкчелеге чыгарылыш кичәсенә олы бүләк ясаган- Татарстанның атказанган артисты, якташыбыз Артур Исламов һәм аның тормыш иптәше, җырчы Эльза Заяри тамашачыларга искиткеч эчтәлекле концерт программасы тәкъдим итте. 

Фотоларның авторы- Раил Харисов.

         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев