Актаныш

Чыгарылыш сыйныфы укучыларының әти-әниләре БДИ биреп карады

Быел районда 90 укучы бердәм дәүләт имтиханын бирәчәк.

             Бүген чыгарылыш сыйныфы укучыларының әти-әниләре математика фәненнән база имтиханын биреп карады. 

               Алдагы елларда унберенчеләр БДИны Актанышның беренче санлы мәктәбе базасында тапшыра иде.

Быелдан районда яңалык- БДИ тапшыру пункты итеп сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның башлангыч сыйныфлар укый торган бинасы билгеләнде. 

            БДИ тапшырырга килгән әти-әниләрне ишек яныннан ук тикшереп керттеләр.              Имтихан бирүченең кулында паспорт, кара төстә яза торган ручка гына булырга тиеш.

Шулай ук эчә торган су һәм шоколад алып керү рөхсәт ителә. 

        Имтихан тапшыручыга биремнәрне шәхси пакет белән инкассация автомобильләрендә китерсәләр, быелдан электрон вариантта БДИ пункты станцияләренә киләчәк.

Баланың шәхси пакетындагы биремнәрне укучылар алдында принтердан чыгарып кулларына тоттырачаклар. Шулай ук биремнәрне үтәп бетергәннән соң укучының имтихан эше аның күз алдында  сканер аша үткәрелә һәм тикшерүгә электрон озатыла. 

          Ата-аналарны әлеге яңалыклар белән Актаныш районы БДИ тапшыру пункты җитәкчесе Алсу Әмирова таныштырды. Координаторлар әти-әниләргә имтихан бирү тәртипләрен бозу очраклары турында аңлаттылар.  БДИ тулысынча видеокүзәтү астында тапшырыла. 

          Балаларның имтихандагы күңел халәтен әти-әниләр бүген үзләре кичереп карады. Пучыдан килгән Гөлназ Солтанова белән сөйләшәбез:

 

- Кызым унберенче сыйныфта укый, БДИны куркып көтеп торабыз. Математикадан биремнәрне карап чыктым, эшләргә тырыштым, бик авыр, хәзерге программалар без укыгандагы кебек түгел. Кызым да, башка укучылар да бик тырышалар. Мәктәптән БДИга әзерләнәбез дип, бик соң кайталар. Кайткач та укыйлар, Алла ярдәм бирсен балаларга! Бүгенге БДИ биреп карау әти-әниләргә кирәк дип уйлыйм. Үзебезне балалар урынына куеп карадык. Дулкынландык. Укытучыларны тыңлагач, аларның ягымлы тавышларын ишеткәч, куркулар басылды. Балалар имтиханнарны әйбәт кенә биреп чыксыннар берүк!

Бүгенге БДИ тапшырып карауга 8 әти-әни килгән иде. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: