Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Чыгарылыш кичәсендә

Бер айга сузылган Бердәм дәүләт имтиханнары, ниһаять, артта калды. Күпме йокысыз төннәр үткәргән укучылар да, әти-әниләр дә иркен сулыш алды. 25 июнь көнне исә чыгарылыш сыйныф укучылары кулларына өлгергәнлек турында аттестатлар алдылар. ФОТОЛАР БЕЛӘН ТАНЫШ: http://www.aktanysh-rt.ru/tt/2014-09-25-06-36-33t/item/4397-aktanyishta-chyigaryilyish-2016-2-fotolar.html http://www.aktanysh-rt.ru/tt/2014-09-25-06-36-33t/item/4396-aktanyishta-chyigaryilyish-2016-1-fotolar.html http://www.aktanysh-rt.ru/tt/component/k2/item/4398-aktanyishta-chyigaryilyish-2016-3-fotolar.html Кич "Яшьлек" мәдәни үзәге аларның шат авазларына күмелде. Бирегә районның XI сыйныфны...

Бер айга сузылган Бердәм дәүләт имтиханнары, ниһаять, артта калды. Күпме йокысыз төннәр үткәргән укучылар да, әти-әниләр дә иркен сулыш алды. 25 июнь көнне исә чыгарылыш сыйныф укучылары кулларына өлгергәнлек турында аттестатлар алдылар.
ФОТОЛАР БЕЛӘН ТАНЫШ: http://www.aktanysh-rt.ru/tt/2014-09-25-06-36-33t/item/4397-aktanyishta-chyigaryilyish-2016-2-fotolar.html
http://www.aktanysh-rt.ru/tt/2014-09-25-06-36-33t/item/4396-aktanyishta-chyigaryilyish-2016-1-fotolar.html
http://www.aktanysh-rt.ru/tt/component/k2/item/4398-aktanyishta-chyigaryilyish-2016-3-fotolar.html
Кич "Яшьлек" мәдәни үзәге аларның шат авазларына күмелде. Бирегә районның XI сыйныфны тәмамлаган барлык укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылары, мәктәп директорлары чыгарылыш кичәсенә җыйналды.
Йөзләрендә шатлыклы елмаю булса да, күзләрендә сагыш сизелә аларның. Әлбәттә, 11 ел буе бергә укыган дусларыңнан, үзеңә белем биргән укытучылардан аерылу җиңелләрдән түгел. Алда зур тормыш көтә. Аның мең төрле юлларында адашмыйча, күңелеңә якын һөнәр сайлап, укуыңны дәвам итү, яраткан эш табып эшләү, үз юлыңны табып, абынмый, читкә тайпылмый гомер итү, ай-һай, зур көч, сабырлык сорый. Киләчәктә кайда гына яшәсәләр дә, кем генә булып эшләсәләр дә, чын кешеләр булып калсыннар иде.
Быел районда109 бала - XI, 349 бала IX сыйныфны тәмамлады. Шунысы куандыра: аларның барысы да кулларына төп һәм урта белем турында документ алып чыгалар. Бу хакта чыгарылыш сыйныф укучыларын бәйрәмнәре белән тәбрикләү өчен килгән район башлыгы Фаил Камаев та ассызыклап үтте:
- Бүген шатлыклы да, моңсу да кичәгә җыйналдык. Башка еллардан аермалы буларак, быел барлык чыгарылыш укучылары да кулларына аттестат алдылар. Алар үзләренең белемгә омтылышлары, тырышлыклары белән аерылып тордылар һәм бердәм дәүләт имтиханнарын биргәндә моны расладылар да. Әлбәттә, тормыш үзенә бик күп яңалыклар кертә. Бу мәгариф өлкәсендә дә күренә. Укучыларыбыз әлеге үзгәрешләрне дөрес аңлап, булган авырлыкларны җиңеп чыктылар. Мин чын күңелемнән аларны котлыйм, киләчәктә уңышлар телим. Бүген бирегә сезне нык хөрмәт иткән, сезнең өчен борчылган кешеләр җыелган. Дәүләт сәясәтен дөрес итеп аңлап, балаларын кеше итү өчен зур көч куйган әти-әниләргә, укучыларга ныклы белем биргәннәре, гаиләгә тәрбия бирүдә ярдәм иткәннәре өчен укытучыларга зур рәхмәтемне әйтәм. Киләчәктә дә районыбызда аттестат алмыйча калган балалар булмас дип ышанам.
Чыннан да, быел имтихан нәтиҗәләре начар булмады. Бердәм дәүләт имтиханнары буенча республика рейтингы нәтиҗәләренә килгәндә, кайбер фәннәр буенча безнең районныкы республика күрсәткеченнән югарырак. Бу - ел дәвамында әти-әниләрнең, укытучыларның, укучыларның, шушы чорның җаваплылыгын аңлап, киләчәк тормышларына битараф булмыйча, тырышып әзерләнүләре нәтиҗәсе. Һәм, билгеле, имтиханнарда кирәкле балларны туплап, киләчәктә үзләре сайлаган һөнәр буенча югары уку йортларына укырга керү мөмкинлеге булдыру.
- Без барыбер Актанышта укып, белем алган балалар өчен борчылып торабыз. Алар һәр җирдә Актаныш районын танытырга, аның белән горурланып яшәргә тиеш. Ә инде укуларын тәмамлагач, күпчелек өлеше районга кайтып, аның тормышында актив өлешен кертер дип ышанабыз. Киләчәктә дә бердәм дәүләт имтиханнары, дәүләт стандартлары калачак. Шуңа, җиңел генә булыр дигәнне онытып, киләчәк чыгарылыш укучылары да имтиханнарга ныклап әзерләнсеннәр иде дигән теләктә калам, - ди Фаил Камаев.
Соңгы вакытта республикада чыгарылыш кичәләрен үткәрү буенча төрле фикерләр ишетелә башлады. Берәүләр аны кирәк ди, икенчеләр юк ди. Без, район башлыгы буларак, Фаил Камаевтан әлеге мәсьәлә буенча фикерен сорадык.
- Чыгарылыш кичәсе дигәндә, табигатькә чыгып яки табын корып, спиртлы эчемлекләр куллануны күз алдына китерергә ярамый. Быелгы чыгарылыш укучылары табын артында әти-әниләренә, укытучыларына рәхмәт әйттеләр. Алар укуда гына түгел, күп төрле ярышларда район данын якладылар. Районга хезмәт күрсәттеләр. Шулай булгач, без дә аларга күпмедер бәйрәм ясарга тиешбездер дип исәплим. Әгәр дә алар читкә чыгып, ниндидер начарлык эшләсәләр, әлбәттә, борчылыр идек, - диде ул.
Фаил Камаев уку дәверендә мәктәп, район тормышында актив катнашканнары өчен укучыларның барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Актанышның 1нче мәктәбеннән Рамил Гарифуллинга, Илгиз Шәкүровка, Актанышның 2нче мәктәбеннән Динар Халирахмановка, Айзат Камаевка, Алмаз Нигъмәтуллинга, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатыннан Диләфрүз Анамовага, Элина Миңнияровага, Аделия Гомәровага, Фирүзә Закирҗановага, Пучы мәктәбеннән Гөлинә Нигъмәтуллинага муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Быел мәктәпне 14 укучы медальгә тәмамлады. Кичә барышында аларга әлеге бүләкләре тапшырылды.
Чыгарылыш сыйныф укучыларын район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева, социаль һәм агарту эшләре бүлеге башлыгы Илшат Габделхәев тәбрик итеп, укуда, сәнгатьтә, спортта уңышка ирешкән балаларга рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев