Актаныш

Чыршы бәйрәме сәләтле укучыларны үз янына җыйды

Мәктәп тормышында кайнап яшәүчеләрне, уку алдынгыларын, фән олимпиадаларында җиңүчеләрне, спортта һәм мәдәният өлкәсендә уңышка ирешүчеләрне җыйнап үткәрелүче, муниципаль район башлыгының Чыршы бәйрәме быел 7 гыйнвар көнне район мәдәният йортында узды. Нинди генә уңышка ирешмә, аның артында тырыш хезмәт, вакыт белән хисаплашмый, дәресләреңә зыян китермичә шөгыльләнүләр тора. Инде ирешкән уңышларыңны күреп,...

Мәктәп тормышында кайнап яшәүчеләрне, уку алдынгыларын, фән олимпиадаларында җиңүчеләрне, спортта һәм мәдәният өлкәсендә уңышка ирешүчеләрне җыйнап үткәрелүче, муниципаль район башлыгының Чыршы бәйрәме быел 7 гыйнвар көнне район мәдәният йортында узды.
Нинди генә уңышка ирешмә, аның артында тырыш хезмәт, вакыт белән хисаплашмый, дәресләреңә зыян китермичә шөгыльләнүләр тора. Инде ирешкән уңышларыңны күреп, күңелеңне үсендерсәләр, тагын да рәхәтрәк булып китә. Әлеге бәйрәмгә җыелган укучылар нәкъ шул хисләрне кичерделәр дә. Алар хөрмәтенә күрсәтелгән концерт номерлары, "Образ" бию төркеменә йөрүче балалар тарафыннан әзерләнгән "Карбикә" театральләштерелгән бию тамашасы күңелләренә хуш килде. Сәхнә бизәлеше, балаларның үз рольләрен оста итеп башкарулары күңелдә соклану хисләре уятты. Чын артистлардан бер дә ким түгелләр.
Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев залда утырган укучыларны бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен ирештерде.
- Бүген биредә киләчәккә үзләренә максат куйган, тормышта үз юнәлешләрен билгеләгән балалар утыра. Без, өлкәннәр, сезнең уңышларыгызга сөенәбез, киләчәктә үзегезне илкүләм, хәтта халыкара аренада күреп горурланасыбыз килә. Сезгә уку, спорт белән шөгыльләнү, төрле сәләтләрне үстерү өчен яхшы шартлар тудыру буенча без бүген барысын да эшлибез. Сәләтле балаларга ярдәм итү - эшебезнең төп юнәлешләреннән берсе. Киләчәктә белемнәрегезне камилләштереп, туган җиребезгә тугрылыклы булып, бирегә кайтып хезмәт итәрсез дигән өметтә калабыз. Һәрвакыт сәламәт, аек акыллы, тәртипле, җәмгыятькә кирәкле шәхесләр булуыгызны телим. Җәмгыять алдыгызга куйган бурычларны җиңеп чыгарлык ихтыяр көчегез булсын.
Фаил Камаев һәр укучыга, кулын кысып, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.Үзләренә күрсәтелгән хөрмәттән сөенеп, яңа уңышларга ирешү өчен көч-дәрман алып таралышты алар.
Рәхмәт хатында түбәндәге җылы сүзләр язылган:
Бүген яшәешнең һәр өлкәсенә инновацион технологияләр үтеп кергән бер чорда көчле рухлы, максатчан, белемле кешеләр генә тормышта үз урыннарын табачак. Район даны синең тырышлыгыңда, сәләтеңдә чагылыш таба. Синең бүгенге уңышларың - безнең якты киләчәгебез, имин һәм мул тормышыбызның нигезе ул. Районның, республиканың сәяси һәм иҗтимагый үсеше өчен үткәрелгән чараларда актив катнашуың өчен зур рәхмәт сиңа. Һәрчак шулай туган җиреңнең патриоты булып кал!
2016 нчы ел үсеш һәм камилләшү юлында алга таба тагын бер адым ясау елы булсын. Туган җиребезнең матур киләчәге хакына көчеңне кызганма! Барлык авырлыкларны һәм киртәләрне узып, көчле көндәшләреңне җиңеп, үз өлкәңдә лидер булып калуыңны телим. Киләчәктә дә үзеңнең сәләтеңне үстер һәм камилләштер. Һәркем синең уңышларыңа сокланырлык булсын.
Яңа елда иҗади уңышлар, бәхет, сәламәтлек сиңа!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: