Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Дастаннар елына багышланган агым тантаналы төстә ябылды(+фоторепортаж)

Бүген «Бүләк» аланында 3нче агым ябылды.

Ул «Дастан» исеме белән узды.
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы — 2023 елны татар дөньясы өчен Дастаннар елы, дип игълан иткән иде. Агым әнә шул тарихи темага багышланды.

Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов истәлекле мизгел уңаеннан кызларга һәм малайларга җылы теләкләрен җиткерде. Ул үзенең дә Агыйдел буенда, пионерлагерьдә ял иткән балачак вакытларын искә алды.

Агым тормышының һәр көне җанлы чараларга бай булды. Балаларның хәтта моннан китәселәре дә килми икән бит! Димәк, аландагы ял һәм сәламәтләндерү программалары күңелләренә хуш килгән! Иң активлар Почёт грамоталарына лаек булды, шулай ук әйдәманнар дә хөрмәтләнде. Агымның җиңүче кабиләсе — милли, татлы-баллы ризык булган чәк-чәк өеме белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев