Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Дус сыйныф сере

Мәктәпләрдә ата-аналар комитетларының эшчәнлеген яхшырту максатыннан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы беренче тапкыр ата-аналар комитетлары арасында "Дус сыйныф серләре" дип аталган бәйге игълан итте. Аның беренче этабы 15 гыйнвардан 10 мартка тикле - мәктәпләрдә, икенче этабы 15 марттан 15 апрельгә тикле районда үтте. Һәркемгә мәгълүм булганча, тәрбия гаиләдән башлана,...

Мәктәпләрдә ата-аналар комитетларының эшчәнлеген яхшырту максатыннан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы беренче тапкыр ата-аналар комитетлары арасында "Дус сыйныф серләре" дип аталган бәйге игълан итте. Аның беренче этабы 15 гыйнвардан 10 мартка тикле - мәктәпләрдә, икенче этабы 15 марттан 15 апрельгә тикле районда үтте.
Һәркемгә мәгълүм булганча, тәрбия гаиләдән башлана, дибез. Шулай булгач, мәгариф учреждениеләрендә ата-аналар комитетлары булдырып, эшчәнлекне кулга-кул тотынып алып барганда гына балаларга тиешле белем һәм тәрбияне бирергә мөмкиндер. Ата-аналар комитеты диюгә, күпләрнең күз алдына ниндидер бәйрәмнәр, чаралар уңаеннан акча җыючылар гына килә. Ә бит аның асылы бөтенләй башка. Ата-аналар комитеты - сыйныф җитәкчесенә сыйныфта дуслык, бердәмлек булдыруда ярдәм итүче. Әлеге комитетларга үзләре үрнәк, балаларына төпле тәрбия бирүче әти-әниләр сайлап куела. Алар үз тәҗрибәләрен башкалар белән уртаклаша, кирәк вакытта киңәшләрен дә бирә белергә тиешләр.
Шуларны күздә тотып, әти-әниләр комитетларына бәйге өчен сыйныфның портфолиосын, фотоальбомын ясау, сайтларын булдыру, визит карточкасын һәм күргәзмә ясау бурычлары куелган иде. Беренче өч биремне алар алдан ук эшләп тапшырып, комиссия инде үз бәясен дә куярга тиеш иде. Комиссия әгъзалары итеп тә ике яки өч бала тәрбияләүче, эш-гамәлләре белән күпләргә үрнәк булырлык әти-әниләр куелган иде. Биремнәрнең соңгы икесен командалар 14 апрель көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә халык алдында якладылар.
- "Дус сыйныф серләре" дип аталган бәйге республика бәйгесенең район этабы булып тора. Җиңүче команда 29 апрель көнне республикада район данын яклаячак. Бәйге мәктәпләрдә ата-аналар комитетларының эшчәнлеген яктырту, ата-аналар комитеты белән мәктәп җитәкчелеге арасындагы хезмәттәшлекне үстерү, ата-аналар комитетының мәктәптә роле зур икәнлеген аңлату максатыннан үткәрелә. Бәйге хакында нигезләмә чыккач, барлык мәктәпләр дә әзерлек эшләрен башлап җибәрде. Район турында 28 мәктәптән 28 ата-аналар комитеты катнаша, - дип аңлатты район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Вахитов.
Һәр команда махсус чыгышы аша үз эшчәнлеген яктыртырга омтылды. Чыгышлар төрле булса да, максатлары бер: балаларга ныклы тәрбия бирү, тормышта үз урыннарын табарга булышу. Шунысы куандыра: әти-әниләр белән бергә, балалар үзләре дә чыгыш ясауда катнашты. Моның аша алар дуслык кадеренә тагын да ныграк төшенгәндер. Чөнки бердәмлек һәм дуслык булса гына уңышларга ирешеп була.
- Мин Актанышның 2 нче мәктәбенең 5а сыйныфының ата-аналар комитеты җитәкчесе булып торам. Безнең комитет мәктәп җитәкчелеге белән берлектә балаларга тәрбия бирүдә юнәлешле эш алып бара. Укытучылар белән бергә бик күп чаралар үткәрәбез. Экскурсияләрдә булабыз. Ата-аналар комитетларыннан башка мәктәпләрдә тәрбия эшен оештыру авыр булыр иде дип исәплим. Чөнки һәр ата-ананың баласын тәрбияләүдә үзенең сере бар. Шуңа без бергәләшеп, киңәшләшеп, тәҗрибә уртаклашып эшләргә тырышабыз, - ди Рәмилә Закирҗанова.
Комиссия әгъзалары ясаган нәтиҗәләр буенча I урынга - Актанышның 2 нче мәктәбенең ата-аналар комитеты, II урынга - сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат ата-аналар комитеты, III урынга Киров мәктәбенең ата-аналар комитеты лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев