Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“Ел педагог оештыручылары” һәм “Иң яхшы педагог-психологлар” билгеле (ТУЛЫ ИСЕМЛЕК)

"Ел педагог оештыручысы" һәм "Иң яхшы педагог-психолог" бәйгеләренең муниципаль этабында җиңү яулаган педагогларны Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ильшат Рәфит улы Вахитов тәбрикләде. "Ел педагог оештыручысы"республика конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләре: - "Ел педагог оештыручысы" бәйгесенең муниципаль этабы лауреаты - Хафизова Алсу Мирзамөхәммәт кызы - Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты педагогы; - 3...

"Ел педагог оештыручысы" һәм "Иң яхшы педагог-психолог" бәйгеләренең муниципаль этабында җиңү яулаган педагогларны Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ильшат Рәфит улы Вахитов тәбрикләде.
"Ел педагог оештыручысы"республика конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләре:
- "Ел педагог оештыручысы" бәйгесенең муниципаль этабы лауреаты - Хафизова Алсу Мирзамөхәммәт кызы - Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты педагогы;
- 3 урын яулаучы - Набиева Энҗе Рәшит кызы - Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 урта гомуми белем бирү мәктәбе педагог-оештыручысы;
- 2 урын иясе - Сафиуллина Лилия Хәмзә кызы - Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе педагог-организаторы;
- "Ел педагог организаторы" бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесе - Әмирҗанова Альфира Миргалим кызы - Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең педагог-организаторы.
"Иң яхшы педагог-психолог" республика конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләре:
3 урын иясе - Хабибуллина Зөһрә Баязит кызы - Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе психологы;
2 урын - Хаҗиева Наилә Хаҗимәрдән кызы - Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе психологы;
"Иң яхшы педагог-психолог" республика конкурсының муниципаль этабы җиңүчесе - Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы психологы Шакирҗанова Гөлназ Тимерзадә кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев