Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

"Ел сыйныф җитәкчесе-2022" исеменә лаек булган Эльвира Вәлиева районыбыз данын республикада яклаячак

Бүген тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә һөнәри бәйгеләрнең муниципаль этабы җиңүчеләрен хөрмәтләделәр.

                        "Йөрәгемне балаларга бирәм" һөнәри бәйгесенең "Өстәмә белем бирү педагогы" номинациясендә 9 өстәмә белем бирү педагогы катнашкан. Бүгенге тантанада  балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогы  Диләрә Госманова лауреат буларак хөрмәтләнде. Балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогы Наилә Хәсәнова 3 урынга, балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогы - 3 урын, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернат мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Марина Хәлиуллина- 2, балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогы Алинә Солтанова 1 урынга лаек булды.

 

                             "Педагог оештыручы" номинациясендә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат мәктәбенең педагог-оештыручысы Миләүшә Аграпова- лауреат, аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 Актаныш мәктәбенең педагог-оештыручысы Гөлчәчәк Хаҗиева- 3,  Актанышның беренче санлы мәктәбенең педагог-оештыручысы Әлфирә Әмирҗанова- 2, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең педагог-оештыручысы Розалия Җәмилева 1 урын алучы буларак хөрмәтләнде.

 

                             "Тәрбия эше буенча директор урынбасарлары" номинациясендә лауреатлар: сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия- интернат тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айзилә Әмирова, Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәбенең директор урынбасары Камил Корбанов, Пучы урта мәктәбенең директор урынбасары Зәлинә Вахитова, 3 урында- Богады мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлназ Хөҗҗәтова, 2 урында Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары Илсөяр Хуҗина,  1 урында Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары Лилия Гайсина.

                           "Кеше тәрбияләргә" һөнәри бәйгесенең "Сыйныф җитәкчесе" номинациясендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп-интернатының сыйныф җитәкчесе Рузилә Сибгатуллина, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернат мәктәбенең сыйныф җитәкчесе Рәмис Хәсәнов, Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең сыйныф җитәкчесе Гөлзифа Нуриева, Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең сыйныф җитәкчесе Алсу Исламова, Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбенең сыйныф җитәкчесе Фәридә Хафизова, Пучы урта гомуми белем мәктәбенең сыйныф җитәкчесе Ләйлә Хәйбрахманова лауреат булып танылды.

         Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең сыйныф җитәкчесе Эльвира Миргалимова - 3, Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбенең сыйныф җитәкчесе  Илһам Шакиров- 2, 1нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең сыйныф җитәкчесе Эльвира Вәлиева 1 урын ияләре.

               "Ел сыйныф җитәкчесе-2022" исеменә лаек булган Эльвира Вәлиева районыбыз данын республикада яклаячак. Уңышлар телибез үзенә! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев