Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Ел укучысы– Айдар Гыйлманов

17 май көнне районның тантаналар залында халыкара, Россиякүләм һәм республика фән олимпиадаларында катнашып, җиңү яулаган районыбыз укучыларын, мөгаллимнәрен хөрмәтләү тантанасы узды. "Сәләтле балалар программасы"н гамәлгә ашыру, аерым фәннәрдән сәләтле балаларны ачыклау максатында, 2012-2013 уку елында район мәктәпләре арасында 20, зонада 1, республикада 20 фәннән олимпиадалар үткәрелеп, район олимпиадаларында 1240, зонада...

17 май көнне районның тантаналар залында халыкара, Россиякүләм һәм республика фән олимпиадаларында катнашып, җиңү яулаган районыбыз укучыларын, мөгаллимнәрен хөрмәтләү тантанасы узды.
"Сәләтле балалар программасы"н гамәлгә ашыру, аерым фәннәрдән сәләтле балаларны ачыклау максатында, 2012-2013 уку елында район мәктәпләре арасында 20, зонада 1, республикада 20 фәннән олимпиадалар үткәрелеп, район олимпиадаларында 1240, зонада 15, республикада 46 укучы катнашкан.
Алар арасыннан дүрт укучы аеруча зур җиңүләргә ирешкәннәр:
сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаттан Шәйхин Айдар татар теле һәм әдәбияты фәне буенча I халыкара олимпиадада 1 урынны яулаган (укытучысы Әминова Л.Г.),
тарих фәне буенча бөтенрәсәй олимпиадасының төбәкара этабында абсолют җиңүче дип танылган, ә Оренбург өлкәсендә үткәрелгән олимпиадада 3 урынны яулаган (укытучысы Абдуллина М.М.),
Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Зарипова Гөлназ - татар әдәбияты буенча республика олимпиадасында абсолют җиңүче (укытучысы Галимуллина Ф.Х.),
сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиядән Валькова Алена - инглиз теле буенча бөтенрәсәй олимпиадасының төбәкара этабында призер (укытучысы Тимерова Л.Ф.),
Актанышның 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Заманов Булат - технология фәненнән бөтенрәсәй олимпиадасының төбәкара этабында призер (укытучысы Мөхәмәдиев Д.С.)
Тулы мәгълүмат газетаның чәршәмбе, 22 май, 2013 38 (9784) санынд
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев