Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“Ел укытучысы – 2018” бәйгесенең район этабы җиңүчеләре һәм призерлары аталды (ИСЕМЛЕК)

3 апрель көнне Актаныш районында "Ел укытучысы-2018", "Ел тәрбиячесе - 2018", "Ел сыйныф җитәкчесе - 2018" "Ел педагог- оештыручысы - 2018", "Ел өстәмә белем бирү педагогы - 2018" ,"Ел педагог- психологы - 2018" Республикакүләм бәйгенең муниципаль этабы җиңүчеләре, лауреатлары чакырулы хөрмәтләнде. Ел укытучыларын Башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фаттахов тәбрик итте....

3 апрель көнне Актаныш районында "Ел укытучысы-2018", "Ел тәрбиячесе - 2018", "Ел сыйныф җитәкчесе - 2018" "Ел педагог- оештыручысы - 2018", "Ел өстәмә белем бирү педагогы - 2018" ,"Ел педагог- психологы - 2018" Республикакүләм бәйгенең муниципаль этабы җиңүчеләре, лауреатлары чакырулы хөрмәтләнде.
Ел укытучыларын Башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фаттахов тәбрик итте.
"Ел укытучысы 2018" республика конкурсының муниципаль этабында, төрле номинацияләрдә җиңү яулаган укытучылар:
- Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы - Галиева Ленара Рафаел кызы -
- Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы - Солтанова ЛәйсәнИлсур кызы - "Педагогик дебют" номинациясендә III урын;
- Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең география укытучысы - Гаянов Айнур Айдар улы - "Педагогик дебют" номинациясендә II урын;
- Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның инглиз теле укытучысы - Вәлиева Резеда Фликс кызы - "Педагогик дебют" номинациясе җиңүчесе;
- Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы - Шәемова Альбина Мөбәрәк кызы-"Иң яхшы рус теле һәм әдәбияты укытучысы" номинациясендә җиңүче;
- Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы - Нуриева Гөлзифа Роберт кызы - "Укытучы һөнәренә мәхәббәт" номинациясе җиңүчесе;
- Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбенең беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы - Шәйхуллина Светлана Риф кызы - "Иҗади укытучы" номинациясе җиңүчесе;
- Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбенең беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы - Варина Тәзкирә Рифкат кызы -"Ел укытучысы - 2018" бәйгесе лауреаты;
- Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенеңюгары категорияле биология укытучысы - Ханнанова Руфина Риф кызы - "Ел укытучысы - 2018" бәйгесе лауреаты;
- Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы укытучысы - Зиннурова Айгөл Рифкат кызы - "Ел укытучысы - 2018" бәйгесе лауреаты;
- Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбенең беренче категорияле биология укытучысы - Кашапова Лилия Рим кызы - "Ел укытучысы - 2018" бәйгесендә III урын иясе;
- Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатныңберенче категорияле физик тәрбия укытучысы - Харрасова Алсу Рәскатъ кызы - "Ел укытучысы - 2018" бәйгесендә III урын иясе;
- Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле инглиз теле укытучысы - Шәрипҗанова Зита Индус кызы - "Ел укытучысы - 2018" бәйгесендә II урын иясе;
- Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 урта гомуми белем бирү мәктәбенең беренче категорияле инглиз теле уктучысы - Ганиева Фәйрүзә Филарис кызы - "Ел укытучысы - 2018" бәйгесе җиңүчесе.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев