Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“Ел укытучысы - 2021” Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабында җиңүчеләр түгәрәк өстәл артында фикерләште

Гадәттәгечә Республикага район этабы җиңүчеләре Актанышта хөрмәтләнеп юл алачак.

Бүген, 27 гыйнвар көнне Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов “Ел укытучысы - 2021” Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабында җиңүче педагоглар белән түгәрәк өстәл артында очрашты.

Районда үткән “Ел укытучысы-2021” бәйгесендә, “Иң яхшы башлангыч сыйныф укытучысы” титулына – 20, “Иң яхшы инглиз теле укытучысы” исеменә – 12, “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” исеменә 8 педагог дәгъва кылган. “Педагогик дебют” номинациясендә катнашучылар саны алты.

Актаныш районы быел да “Ел укытучысы” бәйгесенең муниципаль этабында катнашып җиңү яулаган педагогларына зур өметләр баглый. Гадәттәгечә Республикага район этабы җиңүчеләре Актанышта хөрмәтләнеп юл алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев