Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

"Ел укытучысы-2022" бәйгесе җиңүчеләрен район башлыгы Энгель Фәттахов бүләкләде

 “Ел укытучысы ” номинациясендә абсолют җиңүче булып сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның инглиз теле укытучысы Фәйрүзә Ганиева танылды

           Фәйрүзә Филарис кызына Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов җиңү билгесе- пеликан статуэткасы тапшырды, шулай ук республика конкурсында катнашачак педагогка кызыл лента кигерелде. 

          “Ел укытучысы ” номинациясендә җиңү яулаган укытучыларның һәрберсе район башлыгы Энгель Фәттахов кулыннан дипломнар, чәчәк гөлләмәләренә лаек булды. 
I урын –Розалия Җәмилова, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы,
II урын –  Рушания Шәймөхәммәтова, Татар Ямалысы төп гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы,
III урын –  Ландыш Закирова, Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы.


                “Педагогик дебют” номинациясендә
I урын – Рузилә Мусина , сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның география укытучысы;
II урын – Ләйлә Минһаҗева , сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның математика укытучысы, Алия Хәсанова, аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч класс укытучысы;
III урын –Алия Исламова , Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч класс укытучысы.

Афәрин, котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев