Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

«Ел укытучысы-2022» бәйгесе җиңүчеләре район башлыгы каршында имтихан тотты

«Ел укытучысы-2022» республика бәйгесенең муниципаль этабы районда 18-21 гыйнвар көннәрендә узды.

Әлеге бәйгедә район мәктәпләреннән 68 мөгаллим катнашырга гариза язган. Шуларның 60ы комиссия әгъзалары алдында үзләренең һөнәри осталыгын күрсәтте. 
“Ел укытучысы” бәйгесе кысаларында “Ел укытучысы-2022” (17 мөгаллим), “Елның иң яхшы рус теле укытучысы”(15), “Елның иң яхшы башлангыч сыйныфы укытучысы”(12), “Елның иң яхшы татар теле укытучысы”(9), “Педагогик дебют”(7) номинацияләре җиңүчеләре ачыклана. Һәр номинациядә 1, 2, 3 урынга дәгъва итүче педагоглар бүген район башлыгы Энгель Фәттахов белән очрашты. Район башлыгы белән түгәрәк өстәл янында сөйләшү гадәти фикер алышудан күпкә әһәмиятлерәк. Чөнки нәкъ менә шушы аралашу барышында экспертлар һәр конкурсантка баллар куя, үз-үзен гыйлемле, белемле, һәрьяклап интеллектуал итеп күрсәтүче мөгаллимнәр җиңү бәхетенә ирешәчәк. 
Мондый сөйләшү районда дүртенче ел рәттән үткәрелә. Башка еллардан аермалы буларак, педагоглар шактый кыюланган- фикерләрен тормыш белән дә, укыту тәҗрибәсе белән дә бәйләп җиткерделәр. Бигрәк тә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләре, Пучы, Таатар Ямалысы, Яңа Әлем, Сәфәр, Аккүз мәктәбе укытучылары актив булды. "Укытучыны робот алыштыра аламы?", "Ел укытучысы бәйгесенә нинди үзгәрешләр кертер идегез?", "Цифрлаштыру чорында дәресне ничек оештырырга?", "Нинди укучы ул идеаль укучы?", "Дистанцион укытуның киләчәге бармы?"- әлеге һәм башка сорауларны укытучылар төрле яклап ачты. Уй-фикерләр колачлы, төрле яклы, арада бер-берсенә капма-каршы килгәннәре дә бар. БДИның уңай һәм тискәре яклары шундый бәхәс тууга сәбәп булды. 
Әңгәмә барышында укытучылар беравыздан финал өлешенә килеп җитүдә мәктәп коллективының ярдәмен, мондый бәйгеләрдә команда белән генә әзерләнеп җиңеп булуын әйттеләр. 
Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов мөгаллимнәр белән аралашудан канәгать калуын белдерде: 
- Сез вакыйгалардан хәбәрдар, фикерләвегез ошый. Укытучы –гомер буе үз өстендә эшләүне таләп итә торган һөнәр. “Ел укытучысы” - укытучыны һөнәри яктан югары дәрәҗәгә күтәрүче бәйге ул. Республика конкурсының зона туры быел Актанышта, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында узачак. Сезнең арада зона турын уңышлы үтеп республикада районыбыз данын яклаучы укытучылар булыр дигән ышанычта калам,-диде Энгель Нәвап улы очрашуны йомгаклап. 
 
Җиңүчеләрнең исемнәрен киләсе атнада “Ел укытучысы-2022” бәйгесенең бүләкләү тантанасында беләчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев