Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“Ел укытучысы-2022” бәйгесе җиңүчесе Фәйрүзә Ганиева районыбыз данын зона бәйгесендә яклаячак

Бүген “Яшьлек" яшьләр үзәгендә “Ел укытучысы-2022” бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды.

            Һөнәри осталык бәйгесе җиңүчеләрен район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрикләде, “Ел укытучысы” конкурсының мөһимлеген билгеләп үтте:


           -    Беренчедән, бәйгегә катнашып укытучы аттестация узганда үзенә плюс ала, икенчедән, мөгаллим өчен бәйгегә әзерләнү үзе үк профессиональ үсеш дигән сүз.
 

          Актаныш районында мәгариф өлкәсенә зур игътибар бирелә. Мәсәлән, “Ел укытучысы-2022” бәйгесенең муниципаль этабында республиканыкына тагын берничә номинация өстәлеп, бәйгегә күбрәк педагоглар җәлеп ителә. 


        Иң яхшы укытучыларны бүләкләү тантанасына Татарстан Республикасының Халык укытучысы исеменә лаек булган педагоглар- Дилара Хөббетдинова һәм Ләйсән Әминова чакырылган иде. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта башлангыч сыйныфларга белем бирүче Дилара Дуглас кызы “Ел укытучысы-2022” бәйгесенең “Иң яхшы башлангыч сыйныф укытучысы” номинациясе җиңүчеләрен хөрмәтләсә, Ләйсән Әминова “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” исеменә лаек булган мөгаллимнәрне котлады. 
           

             “Иң яхшы рус теле һәм әдәбияты укытучысы”, “Иң яхшы тормыш иминлеге укытучысы”, “Ел тәрбиячесе” номинациясе җиңүчеләренә мактау кәгазьләре, чәчәк гөлләмәләре тапшырылды.
 

           “Педагогик дебют” номинациясендә I урынга лаек булган Рузилә Мусина һәм “Ел укытучысы-2022” бәйгесе җиңүчесе Фәйрүзә Ганиева
 районыбыз данын зона бәйгесендә яклаячак. Әлеге педагоглар икесе дә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта белем бирә. Шулай ук рус һәм татар телчеләре арасында иң яхшысы булып танылган Пучы мәктәбеннән Ангелина Шәрифуллина белән Яңа Әлем мәктәбеннән 
Лилия Сәлимҗанова 
да Актанышта 28 февраль, 1 март көннәрендә узачак зона бәйгесенә чакыру алды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев