Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Энгель Фәттахов: “Баланы 10 нчы сыйныфка кабул итмәскә бернинди законлы нигез юк”

Балаларны 9 нчы сыйныфтан соң 10 нчыга кабул итмәү буенча шикаятьләрне министр раслады. Татарстанда балалары 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң 10 нчы сыйныфка кабул итмәү буенча әти-әниләрдән шикаятьләр килүне Татарстан Премьер-министры урынбасары - республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов раслады. Бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта ул бу гамәлне закон...

Балаларны 9 нчы сыйныфтан соң 10 нчыга кабул итмәү буенча шикаятьләрне министр раслады.
Татарстанда балалары 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң 10 нчы сыйныфка кабул итмәү буенча әти-әниләрдән шикаятьләр килүне Татарстан Премьер-министры урынбасары - республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов раслады. Бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта ул бу гамәлне закон нигезендә башкарылмавын билгеләп үтте.
"Имтихан нәтиҗәләре нинди булуга да карамастан, 9 нчы сыйныфтан соң балаларны 10 нчы сыйныфка кабул итмәскә бернинди законлы нигез юк. Директорлар да, мәгариф идарәсе җитәкчеләре дә, республика районнарындагы башка затлар да баланы 10 нчы сыйныфка кабул итүгә каршы була алмый. Без балаларны белем бирү оешмаларында урыннар белән тәэмин итәргә тиеш", - диде Э. Фәттахов.
Ул шулай ук быел Татарстанда 600ләп белем бирү учреждениесенең база мәктәбе булачагын хәбәр итте. "Мәктәптә кимендә 80 бала укыса, ул база мәктәп була. Алар белем бирү сыйфатын гарантияләргә тиеш", - дигән фикердә министр.
чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/07/19/123255/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев