Актаныш

Энгель Фәттахов: "Миннән генә торса, өй эшләрен бирмәс идем"

Энгель Нәваповичның ягымлы сөйләшүе һәм елмаеп, җылы итеп каравыннан бөтен каушау, борчылулар онытылды. Бәлки нәкъ менә шуңа күрә дә сөйләшүебез аеруча җанлы килеп чыкты. - Энгель Нәвапович, кечкенә чакта кем булырга теләгән идегез? - Актаныш районы «Чишмә» колхозының баш инженеры булырга хыялланган идем! Мин кечкенә чакта әтиемнең энесе «Чишмә» хуҗалыгының...

Энгель Нәваповичның ягымлы сөйләшүе һәм елмаеп, җылы итеп каравыннан бөтен каушау, борчылулар онытылды. Бәлки нәкъ менә шуңа күрә дә сөйләшүебез аеруча җанлы килеп чыкты.
- Энгель Нәвапович, кечкенә чакта кем булырга теләгән идегез?
- Актаныш районы «Чишмә» колхозының баш инженеры булырга хыялланган идем! Мин кечкенә чакта әтиемнең энесе «Чишмә» хуҗалыгының баш инженеры булып эшли иде, ә минем аның кебек буласы килде. Мин үзем укытучы гаиләсеннән: әтием 45 ел буе башлангыч мәктәп мөдире булып эшләгән, өч апам да - Татарстанның атказанган укытучылары. Шулай да, егет кешегә җир эше, инженер һөнәре күбрәк килешер төсле тоелды. Ул вакытта авыл җирендә эшләү бигрәк тә мәртәбәле иде. Шул теләк белән Авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга кердем. Дөресен әйтим: һич үкенмим. Чөнки бу уку йорты тормышка һәрьяклап әзерләде, төпле белем дә, тәҗрибә дә бирде. Инженер булган кеше бер җирдә дә югалмый. «Математиктан гуманитарий ясап була, ә менә гуманитарийдан математик ясап булмый» дигән фикер белән бик килешәм мин. Алган белемем белән район җитәкчесе урынбасары да, район башлыгы булып та эшләргә туры килде, төрле өлкәләрдә үземне сынап карау мөмкинлеге булды. Берсендә дә югалып калмадык кебек. Югары белем кешенең фикерләү дәрәҗәсен үстерә. Кандидатлык диссертациясен язу, аңарчы фәнни эш язарлык мәгълүмат туплау да шәхес буларак формалашырга ярдәм итә.
- Мәктәп еллары нинди хәлләр белән хәтерегезгә уелып калды?
- Хатирәләр бик күп. Шулай да, башка мәктәпләргә йөреп уку һич онытылмый. Өч ел үземнең туган авылымда белем алдым, 8нче сыйныфка кадәр - 3 километр, 9-10нчы классларны 20 чакрым Актанышка йөреп укыдым. Җәяү дә, чаңгы белән дә йөрергә туры килде. Мөмкинлек булган саен өйгә кайта идек. Менә шулай авылдан читтә укырга туры килү безнең барыбызны да физик яктан бик чыныктырды. Миңа һәр мәктәптә дә бик төпле һәм әйбәт белем бирделәр дип саныйм. Кайсыдыр мәктәп начар, укытучы усал булды дип әйтә алмыйм. Пионер отряды, «Йолдызчык» җитәкчесе булуым бик истәлекле. Комсомолга кабул итүләре бик зур вакыйга булган иде безнең өчен. Мин үземнең сыйныфташлардан кечерәк идем, шуңа күрә бөтен кешенең комсомолга кабул ителер вакыты җиткәндә, минем яшем җитми иде. Иптәшләрдән калышасы килми бит. Кердем, барыбыр, кечерәк булсам да кердем комсомолга. Әле алай гына да түгел, 7-8нче сыйныфларда комсомол секретаре булып эшләргә туры килде. Шуның өчен комсомолның рәхмәт хатын бирделәр. Иң зур бүләк һәм горурлык шул булды инде. 9-10да сыйныф старостасы итеп билгеләделәр, класс сәгатьләрен укытучы миңа үткәрергә бирә иде. Үз иптәшләремне дәрескә йөрмәгән яки начар билге өчен ачуланырга да туры килде. Кыскасы, истәлекле вакыйгалар бик күп, берсе дә онытылырлык түгел.
- Эштән буш вакытыгызны ничек уздырасыз һәм ничек ял итәсез?
- Спорт белән шөгыльләнәм. «Ялкын» журналы аша барлык мәктәп укучыларына да мөрәҗәгать итәсем килә. Сау-сәламәт һәм акыллы булырга теләсәгез, һичшиксез, спорт белән шөгыльләнегез! Сәламәт кеше генә җәмгыятьтә үзен күрсәтә, яхшы эшли һәм гаилә кора ала. Мәктәпнең төп бурычы - әлбәттә, белем бирү. Ләкин белем бирү белән генә чикләнергә һәм баланың сәламәтлеген, исәнлеген югалтырга һич ярамый. Исән-сау булу өчен нәрсә эшләргә кирәк? Беренчедән, дөрес туклану, ә икенчедән, физик күнегүләр эшләү, спорт белән шөгыльләнү мәҗбүри. Балаларга артык эш бирүне дә хупламыйм. Миннән генә торса, өй эшләрен бирмәс идем.
Һәр эш, шул исәптән безнең эш тә тынгысыз. Кая барсаң да - шул ук хәл. Күңелгә тигән, йөрәккә якын алган сүзләр, хәлләр дә була. Спорт булмаса, мин болай нык була алмас идем, мөгаен. Спорт һәм гап-гади физик күнегүләр тән белән бергә рухны да ныгыта. Кыш көне чаңгыда йөрим, җәй көннәрендә йөгерәм, иртәләрен эшкә җәяү киләм, су процедураларын калдырмаска тырышам.
- Бүгенге көндә мәктәпләрнең уку-укыту программаларына нәрсәләр җитми?
- Элегрәк астрономия, сызым кебек фәннәр бар иде. Шәхсән без ул дәресләрнең бары тик уңай ягын гына күрдек. Тиздән мәктәпләрдә астрономия фәне кабаттан кайтарылыр дип өметләнәбез. Бүген мәктәпләрдә кайсы да булса фән артык дип әйтмәс идем. Чөнки һәрберсенең тормышта йә теге, йә бу өлкәдә кирәге чыга. Шулай да укучыларга артык күп эш бирелә, дәрестән тыш чаралар күп уздырыла дип саныйм. Һәр нәрсәнең чамасы бар.
Белешмә:
Фәттахов Энгель Нәвап улы
1961 елның 12 июнендә дөньяга килә
1983 елда Актаныш районының авыл хуҗалыгы техникасы оешмасында инженер булып эшли башлый
1998 елда Актаныш районы башлыгы итеп билгеләнә
2012 елдан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры вазыйфасын башкара
2013 елдан - Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары
Техник фәннәр кандидаты
Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре
9 фәнни хезмәт һәм 2 ачыш авторы

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: