Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Энгель Фәттахов: "Мәктәпне тәмамлаганда, балалар өч телдә иркен сөйләшергә тиеш "

Министр фикеренчә, бу проблема республика күләмендә генә түгел, ә бөтен ил буенча күзәтелә. Актаныш муниципаль районында инглиз теле белән шөгыльләнүче профильле сменаның ачылыш тантанасы узды, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. Бирегә бөтен Татарстаннан, ягъни Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Яр Чаллы, Актаныш һәм Түбән Каманың гимназия-интернат һәм...

Министр фикеренчә, бу проблема республика күләмендә генә түгел, ә бөтен ил буенча күзәтелә.
Актаныш муниципаль районында инглиз теле белән шөгыльләнүче профильле сменаның ачылыш тантанасы узды, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Бирегә бөтен Татарстаннан, ягъни Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Яр Чаллы, Актаныш һәм Түбән Каманың гимназия-интернат һәм лицей-интернатларында укучы 150 сәләтле бала килде. Смена кысаларында балалар инглиз теле, тарих һәм биология буенча олимпиадаларга ныклап әзерләнәчәк.
Ачылу тантанасында укучылар инглиз телендә җырлады, театраль өзекләр куйды, шулай ук дөнья халыклары биюләре башкарды.
Ачылыш тантанасында ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
Чарада ул балаларның тиешле дәрәҗәдә инглиз телен белмәве турында әйтеп узды.
"Республика күләмендә генә түгел, ә бөтен ил буенча бу проблема бар. Бу мәсьәләне хәл итү өчен Татарстанда бик зур эш башкарыла. Зур уңыш белән мәктәп театр коллективлары арасында инглиз телендә School Theatre фестиваль-бәйгесен уздырдык. Тәүге тапкыр инглиз телендә смена оештырылды. Хәзер мөгалимнәр алдында укучыларны инглиз телендә иркен сөйләшергә өйрәтү бурычы тора", - дип хәбәр итте Фәттахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев