Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Энгель Фәттаховның яңа эш урыны билгеле булды

"Мондый тәҗрибәдән соң миңа бернинди сынаулар да куркыныч түгел, Актаныш районына кайту теләгем бар", - дип җиткергән экс-министр. Элеккеге Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов яңа ведомство башлыгы итеп Рафис Борһановны тәкъдим итү чарасында Актаныш районына кайту теләге барлыгын белдерде. "Шушындый мәктәптән соң миңа бернинди сынаулар да куркыныч түгел,...

"Мондый тәҗрибәдән соң миңа бернинди сынаулар да куркыныч түгел, Актаныш районына кайту теләгем бар", - дип җиткергән экс-министр.
Элеккеге Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов яңа ведомство башлыгы итеп Рафис Борһановны тәкъдим итү чарасында Актаныш районына кайту теләге барлыгын белдерде.
"Шушындый мәктәптән соң миңа бернинди сынаулар да куркыныч түгел, Актаныш районына кайту теләгем бар", - дип җиткергән экс-министр сүзләрен Twitter'дагы үзенең микроблогында Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин.
Исегезгә төшерәбез: Энгель Фәттахов Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасыннан башка эшкә күчү сәбәпле азат ителде.
Тиешле указ Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган. Документ республика башлыгы рәсми порталында басылган.
Кандидатураны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән килештергәнчегә кадәр Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасын Рафис Борһанов башкарачак.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/04/153639/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев