Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Ерак араларны якынайттык

Безнең гуманитар гимназия-интернатта VII-VIII сыйныф укучылары һәм укытучылары Австралия татарлары белән видеоэлемтә аша күрешеп сөйләштеләр. Австралиядә яшәүче милләттәшләребез белән без рәхәтләнеп татарча аралаштык. Аларның ничек яшәвен, ничек итеп татар телен өйрәнгәнен белдек. Австралия татарлары арасында Япониядән, Казаннан, Кытайдан, Кавказдан килгән татарлар яши. Татар телен алар гаиләдә, ә ял көннәрендә татар...

Безнең гуманитар гимназия-интернатта VII-VIII сыйныф укучылары һәм укытучылары Австралия татарлары белән видеоэлемтә аша күрешеп сөйләштеләр.
Австралиядә яшәүче милләттәшләребез белән без рәхәтләнеп татарча аралаштык. Аларның ничек яшәвен, ничек итеп татар телен өйрәнгәнен белдек. Австралия татарлары арасында Япониядән, Казаннан, Кытайдан, Кавказдан килгән татарлар яши. Татар телен алар гаиләдә, ә ял көннәрендә татар мәктәбенә барып өйрәнәләр. Гаилә эчендә, үзара татарча гына сөйләшеп, ана телендә аралашалар, сөйләшәләр, онытмаска тырышалар.
Ә без аларга үзебезнең гимназия турында, Актанышыбызның табигате турында сөйләдек. Үзебез белән якыннанрак таныштырдык. Австралия татарларына безнең җырчы егетләр үзләренең җырларын тәкъдим иттеләр. Ә иң соңыннан, барыбыз да бергәләшеп, бөек шагыйребезнең шигыренә язылган "Туган тел" җырын башкардык.
Әле без Австралия татарларын гына түгел, ә аның табигатен дә күрдек. Шул минутларда "Эх, барырга иде шунда",- диеп куясың.
Әйе, бу видеоконференция безнең өчен бик кирәкле иде. Ул безгә күп кенә кирәкле мәгълүматлар бирде. Австралиядә дә татар телен онытмыйча өйрәнүләренә бик шатбыз. Әле без үзебез дә саф татарча сөйләшмибез. Ә бу бик кирәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев