Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Эшлекле киңәшмә

Эшлекле киңәшмә Һөнәрләрнең бар җайлысы, һөнәрләрнең бар яхшысы, һөнәрләрнең бар авыры... Светлана ШӘЙХУЛЛИНА, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернатның башлангыч сыйныф укытучысы.

Ә укытучы хезмәте – изге һөнәрләрнең берсе. Шулай булмыйча мөмкин түгел, укытучы шәхес тәрбияләүче, үзенең беренче адымын ясаучы, укучыга юл күрсәтүче. 
17 июнь көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә районның башлангыч сыйныф укытучыларының «Сыйфатлы белем – бүген, һөнәри уңыш – иртәгә» дигән темага киңәшмә узды. Эшлекле сөйләшүне район мәгариф идарәсенең башлангыч белем бирү методисты Роза Имамова алып барды. Ул 2022-2023 нче уку елына планлаштырган эш планы белән укытучыларны таныштырды. Утырышта узган уку елына йомгак ясалды, яңа бурычлар һәм мәгариф системасы үсешендә юнәлешләр билгеләнде. Биредә барысы 98 башлангыч сыйныф укытучысы катнашты. 
Киңәшмәдә узган уку елына анализны район методик берләшмә җитәкчесе Зинаида Нәбиева ясады. Һөнәри конкурсларда җиңүчеләрнең, олимпиадада уңыш казанган мәктәпләрнең исеме мактап телгә алынды. 2021 нче уку елы эшчәнлеге белән чагыштырып, 2022 нче уку елындагы эшләп бетерәсе кимчелекләр дә ассызыкланды, уңышлар күрсәтелде.
Байсар мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Гөлнара Мөфтиеваның “Яңартылган ФГОС НОО үзенчәлекләре һәм эчтәлеге” чыгышында 2022 нче елдан кереп китәргә тиешле белем бирү программасындагы яңалыклар, 
үзгәрешләр, эш алымнары тәкъдим ителде. Актанышның 2 нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльмира Ваншина предмет буенча якынча эш программасын төзү үзенчәлекләрен аңлатты, программаның структурасы һәм эчтәлеге кагыйдәләрен ассызыклады. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлназ Солтанова “Яңартылган ФГОСларны кертү шартларында заманча уку дәресе” чыгышында бүгенге дәрес нинди 
булырга тиеш, укытучының һәм укучыларның дәрестәге роле, эш барышы, дәрес 
этаплары, нәтиҗәләр буенча таныштырып китте. Җыелышта катнашкан укытучыларыбыз, әлбәттә инде, бу яңалыкларны үз эшләрендә актив кулланырлар. 

Язманы тулысынча "Актаныш таңнары"ның 24 июнь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев