Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

ФАЙДАЛЫ КАНИКУЛЛАР: Киров мәктәбендә көзге лагерь эшли башлады

Укучыларның көтеп алган ял вакыты- көзге каникуллар башланып китте. Районыбыз мәктәпләре каршында балалар өчен лагерьлар эшли башлады. Кировтагы мәктәп яны лагерена 25 укучы йөри. Алар, нигездә, 1-7 сыйныф укучылары.

                   Киров мәктәбендә әйдәман булып эшләүче Йолдыз Гаянова лагерьның иртәнге 8 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр эшләвен әйтте.

5 сәгать дәвамында укучыларның ялын мавыктыргыч һәм файдалы итү өчен педагоглар план нигезендә эшчәнлек алып бара.  

- Укучылар лагерьга килү белән җыелып гимнастика ясыйбыз.

Аннан иртәнге аш вакыты.

Төшке ашка кадәр рәсем ясау,буяу, әзер рәсемнәрне буяу белән шөгыльләнәбез.

Спорт уеннары, эстафеталарны балалар көтеп ала. Шулай ук төрле чаралар оештырабыз, -ди Йолдыз Гаянова.

Җырлы-музыкаль уеннарны балалар аеруча ярата.

Бүген исә мәктәпнең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Айзат Хуҗин укучыларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыра. 

- ТИН дәресләре 8-11 нче сыйныфларга керә. Ә безнең көзге лагерьда 1-7 сыйныфлар шөгыльләнә. Мин инде мәктәп программасын бераз җайлаштырып, төрле ситуацияләрдә исән-имин чыгу юлларын өйрәтәм. Бүгенге дәрестә, мәсәлән, юл хәрәкәтендә катнашучылар- машина йөртүче, җәяүле һәм пассажирларның нинди кагыйдәләрне үтәргә тиешлеге турында аңлатам, -дип дәресне үткәрүгә куелган максатлар турында сөйләде Айзат Флүс улы. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ".

Раил ХАРИСОВ фотолары.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев