Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Фирдәвис Гайнетҗан улы Ханов конкурста җиңү яулады

Якташыбыз, Түбән Кама муниципаль район башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура идарәсе башлыгы - баш архитектор Фирдәвис Гайнетҗан улы Ханов ТР муниципаль берәмлекләр Советы уздырган конкурста җиңү яулады. Бәйге быелның 1 февралендә игълан ителгән иде. "Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр", "ТР муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы җәмәгать инициативасы", "Җирле үзидарәләр темасын...

Якташыбыз, Түбән Кама муниципаль район башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура идарәсе башлыгы - баш архитектор Фирдәвис Гайнетҗан улы Ханов ТР муниципаль берәмлекләр Советы уздырган конкурста җиңү яулады.
Бәйге быелның 1 февралендә игълан ителгән иде. "Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр", "ТР муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы җәмәгать инициативасы", "Җирле үзидарәләр темасын массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртучы журналист" номинацияләре җиңүчеләре 2012 ел нәтиҗәләре буенча ясалган.
Әлеге конкурс Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән 2006 елдан бирле үткәрелеп килә. Аның төп максаты - җөмһүриятебездә җирле үзидарәләр органнарының эшчәнлекләрен яхшыртуга иң зур өлеш кертүчеләрне ачыклау.
Республика конкурсы җиңүчеләре ТР Дәүләт Советы бинасында бүләкләнде. Әлеге тантаналы чарада ТР Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгит Шакиров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм башка дәүләт җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Фирдәвис Гайнетҗан улын әлеге җиңүе белән котлыйбыз. Актанышлылар кайда да сынатмыйлар, һәрчак җиңүгә омтылып, зур уңышка ирешеп, якташларына күңелле хәбәрләр җиткереп торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев