Актаныш

Фәннәр буенча секция утырышларына йомгак

Безнең бурыч - белем алу эшчәнлеге белән идарә итү, укучыларның рухи һәм физик үсешен, кызыксынуларын үстерүгә булышу, заман сулышы белән һәрдаим үзгәреп торучы җәмгыятьтә яраклаша алучы һәм конкурент булырга сәләтле шәхес тәрбияләү. Бу бурычны тормышка ашыру исә бездән үз шәхесеңә тәнкыйть күзлегеннән карап, яңалыкка омтылуны, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез...

Безнең бурыч - белем алу эшчәнлеге белән идарә итү, укучыларның рухи һәм физик үсешен, кызыксынуларын үстерүгә булышу, заман сулышы белән һәрдаим үзгәреп торучы җәмгыятьтә яраклаша алучы һәм конкурент булырга сәләтле шәхес тәрбияләү.
Бу бурычны тормышка ашыру исә бездән үз шәхесеңә тәнкыйть күзлегеннән карап, яңалыкка омтылуны, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерүне, укыту-тәрбия процессына иҗади килеп эшләүне таләп итә.
Укытучылар даирәсендә туган яңалык - алдынгы педагогик тәҗрибәне уртага салып тикшерү, һөнәри аралашуда мәктәп алдына җәмгыять һәм тормыш куйган таләпләргә яхшырак ярашу кирәклеген ачыклау нәкъ менә яшь буынга төпле һәм яхшы белем бирү ихтыяҗын билгели.
Шул максаттан 12-19 август көннәрендә районда мәгариф хезмәткәрләренең секция утырышлары булды. 18 секция утырышында барлыгы 626 педагог хезмәткәр катнашып, 130 чыгыш тыңланды. Иң яхшы дип 41 укытучының чыгышы табылды.
Секция эшләре семинар, тәҗрибә уртаклашу, түгәрәк өстәл, иҗади хисап, мастер-класс, проект эшләрен яклау формасында презентацияләр белән алып барылды. Педагоглар белем бирүне үстерү перспективалары һәм инновацион технологияләрне уңышлы куллануны гамәлгә кертү турында сүз алып бардылар. Бердәм дәүләт имтиханы, төп дәүләт имтиханы - мәктәп тәмамлаучылар өчен дәүләт аттестациясенең төп формасы булганлыктан, имтиханнарга секция утырышларында тулысынча нәтиҗә ясалды. Һәр укучының белем дәрәҗәсе һәм сыйфаты мониторингланды. Шулай ук, яңа белем стандартларын искә алып төзелгән дәреслекләр, методик кулланмалар, мультимедиа чаралары белән тәэмин ителеш көнүзәк мәсьәлә булды.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: