Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Фәттаховның эштән китүе татар телен укытуга кагылышлы вазгыятькә генә бәйле түгел

Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның эштән китү сәбәбен республика мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле вазгыятьтән генә эзләргә кирәкми. Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде. «Татарстан җитәкчелегенең карарын татар телен укытуга кагылышлы вазгыятькә генә бәйле булмавын аңлыйм», -...

Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның эштән китү сәбәбен республика мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле вазгыятьтән генә эзләргә кирәкми.
Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде.
«Татарстан җитәкчелегенең карарын татар телен укытуга кагылышлы вазгыятькә генә бәйле булмавын аңлыйм», - диде Михаил Бабич.
Ул министрның эштән китүен гадәти кадрлар үзгәреше дип саный. Энгель Фәттаховның башка өлкәдә файдасы тияргә мөмкин.
4 декабрьдә Рафис Борһанов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=20805

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев