Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Габдулла Тукай: ”Халык зур ул, көчле ул, әдип ул...”

26 апрель көнне үзенең туган көнен бар дөнья халкы билгеләп үтүен күрсә, Тукай нәкъ менә әлеге сүзләрен горурланып әйтер иде, мөгаен. Сөекле шагыйребезнең тууына 130 ел тулуны быел аеруча да дулкынланып, аның иҗатын өйрәнүне дә баетып каршы алдык. Балаларыбыз да яраткан "Су анасы", "Шүрәле" әкиятләрен, җырдай көйләнүче шигырьләрен рәсемнәре белән...

26 апрель көнне үзенең туган көнен бар дөнья халкы билгеләп үтүен күрсә, Тукай нәкъ менә әлеге сүзләрен горурланып әйтер иде, мөгаен. Сөекле шагыйребезнең тууына 130 ел тулуны быел аеруча да дулкынланып, аның иҗатын өйрәнүне дә баетып каршы алдык. Балаларыбыз да яраткан "Су анасы", "Шүрәле" әкиятләрен, җырдай көйләнүче шигырьләрен рәсемнәре белән җәлеп итүче, әле буяу исләре дә бетәргә өлгермәгән яңа китаплардан укып өйрәнде быел!
26 апрель көнне районыбызда Тукай туган көн һәм Туган тел бәйрәме көн буена дәвам итте. Балалар бакчасына йөрүче сабыйларның район мәдәният йорты каршындагы мәйданда театраль чыгышлары - әкияти тамашалары белән башланып китте ул. Китапханә хезмәткәрләре берләштергән сценарийда Апушның балачак кичерешләре әкияти образларда чагылыш тапты, Күбәләк, Сандугач белән дә сөйләште ул, урманнарда йөрде, әкият геройлары да үзенә кунакка килде.
Район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев балаларны, бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы, район Советы исеменнән бәйрәм белән котлады.
Шигырь һәм Туган тел бәйрәме эстафетасын "Агыйдел дулкыннары" иҗат берләшмәсе әгъзалары дәвам итте. Шагыйрьнең шигырьләрен ятлап, әкиятләрен укып, илһам чыганагы алган, бүген инде үзләре дә шигърияттә үз сүзләрен әйтүче якташларыбыз мәдәни чараларга, истәлекле даталарга алдан ук әзерләнәләр, монысында да газетабызда шагыйрь туган көненә багышланган шигъри сәхифә алар ярдәме белән дөнья күрде.
- Шигырьләрен балачактан өйрәнеп, үрнәк алып, үзебез дә әдәбият мәйданына аяк бастык. Аның шигырьләре халыкчан, фикерен туры белдерә - барысы күңелгә ятышлы, - дип, фикерләре белән уртаклашты Фәнәвис Дәүләтбаев.
27 ел яшәп, милләтнең йөзек кашы булып сакланучы мәдәни мирас калдырган Тукай безнең өчен кыю фикерле публицист - журналист та әле ул. Аның иҗаты, шул чорның татар газета-журналларында халкыбызның, милләтебезнең киләчәген кайгыртып язган, мәдәниятебезне, мирасыбызны саклауда нигез булган мәкаләләрен, әдәби тәнкыйтьләрен хәзер дә өйрәнәбез, бүгенге тормышыбызга да аваздаш алар.
Шагыйрь иҗатының мәдәни җәүһәрләре район мәдәният йорты сәхнәсендә - бәйгеләрдә җиңүче укучыларыбызның чыгышларында, мәдәният хезмәткәрләренең җыр-моңнарында чагылыш тапты. "Образ", "Ләйсән" - бию, "Тамчы", "Наз" вокаль ансамбльләре чыгышлары, Гөлназ Хәбирова, Лилия Хөсәенова, Атлас Әмируллинның җырлары Тукай әкиятләре, шигырьләре белән үрелеп барды.
Район мәгариф идарәсе мөдире Ләйсән Нурлыева, Актаныш үзәк китапханәсе җитәкчесе Ландыш Шәмсунова бәйгеләрдә җиңүчеләргә истәлек бүләкләре, дипломнар тапшырды. Тукай туган көн иҗат сөюче дусларыбыз өчен дә һәр елны дулкынландыргыч мизгелләргә бай була. "Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге" җитәкчесе Илназ Хөҗҗәтов Хәмит Миңнегалиев исемендәге дипломны быел матбугат ветераны - Актаныштан Йосыф Хуҗинга, шагыйрь - Татар Суыксуы авылыннан Фәнәвис Дәүләтбаевка тапшырды. Мөхәрриятнең Рәхмәт хатлары белән актив хәбәрчеләребез - Чуракайдан Рима Минһаҗева, Уразайдан Кадрия Саматова һәм Актаныш китапханәсенең "Туган тел" клубы җитәкчесе Резеда Гыйльмуллина бүләкләнде.
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай туган көн халкыбызның гимнына әйләнгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев