Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

География – биология атналыгында

2017 ел - Россиядә - Экология, ә Татарстанда - экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы дип игълан ителде. Әйе, табигатебез бүген, чын-чынлап, яклауга мохтаҗ. Мәктәбебездә әлеге юнәлешкә зур игътибар бирелә. Агач утырту, су буйларын чистарту, кыр ышыклау полосаларын чистарту - безнең даими башкарыла торган эшләребез. Экологик конкурсларда, конференцияләрдә укучыларыбыз һәрдаим катнашып...

2017 ел - Россиядә - Экология, ә Татарстанда - экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы дип игълан ителде. Әйе, табигатебез бүген, чын-чынлап, яклауга мохтаҗ.
Мәктәбебездә әлеге юнәлешкә зур игътибар бирелә. Агач утырту, су буйларын чистарту, кыр ышыклау полосаларын чистарту - безнең даими башкарыла торган эшләребез. Экологик конкурсларда, конференцияләрдә укучыларыбыз һәрдаим катнашып киләләр һәм зур уңышларга да ирешәләр. Март аенда мәктәптә География-биология атналыгы уздырылды. Әлеге атналык кысаларында бик күп чаралар уздырылды. Укытучыларыбыз Айзат Әмиров, Рәзилә Сибатова берсеннән-берсе файдалы, кызыклы ярышлар, конкурслар уздырдылар. Барыбыз да бик теләп катнаштык. Атналыкның иң кызыклы һәм файдалы чарасы "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" темасына багышланган чара булгандыр, минемчә. Бары тик сәламәт кеше генә дөнья матурлыгын күрә, җәмгыятькә файда китерә ала бит. Әлеге чара спорт залында уздырылды һәм монда барлык ата-аналар да чакырылды. Укучыларыбыз флешмоблар күрсәттеләр, аннары 4 командага бүленеп волейбол уйнадылар. Укытучылар командасы- беренче, әтиләр командасы - икенче, кызлар командасы - өченче, әниләр командасы - дүртенче урыннарны яуладылар. Укытучыбыз Расих Шәйхуллин барлык катнашкан укучыларга, ата-аналарга үзенең бүләкләрен өләште. Уеннар төгәлләнгәч, әти-әниләребез белән төрле биюләр биедек, фотоларга төштек. Атна дәвамында җиңүләргә ирешкән укучыларыбыз гомуми линейкада мактау кәгазьләре, бүләкләр алдылар.
Без киләчәктә табигатьнең чын сакчылары булырбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев