Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Герой исемен – мәктәпкә

Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә төзелгән Бөтенрәсәй халык фронты хәрәкәте проектларының берсе булып, патриотик тәрбия тора. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә әлеге хәрәкәт "Герой исемен - мәктәпкә" дигән проект булдырган. Шуның нигезендә республика мәктәпләренә якташ геройлар исемен бирү башланды. Мондый чаралар безнең районда да үтә. Узган атнада Татар...

Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә төзелгән Бөтенрәсәй халык фронты хәрәкәте проектларының берсе булып, патриотик тәрбия тора. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә әлеге хәрәкәт "Герой исемен - мәктәпкә" дигән проект булдырган. Шуның нигезендә республика мәктәпләренә якташ геройлар исемен бирү башланды. Мондый чаралар безнең районда да үтә.
Узган атнада Татар Суыксуы мәктәбендә дә шундый күңелле чараның шаһите булырга туры килде безгә. Биредә әлеге мәктәпкә Советлар Союзы Герое, Ленин ордены кавалеры Баян Дәүләтов исемен бирүгә багышланган тантаналы кичә үтте. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева, Бөтенрәсәй халык фронты хәрәкәте вәкиле Рамил Галиев, районыбыз тарихчысы Йосыф Хуҗин катнашты.
Баян Дәүләтов 1924 елның 8 мартында Татар Әҗбие авылында, крестьян гаиләсендә туган. Язмыш дигәннәре аны кечкенәдән үк сыный башлаган. Малайга яшь ярым вакытта әнисе мәрхүм була. Озак та тормый, әтисе дә дөнья куя. Үз-үзен яклау, саклану хисе аны физик яктан көчле булырга, башлап йөрергә өйрәткән дә инде. Баян мәктәптә дә яхшы укыган, бар эштә дә актив булган, матур итеп гармунда уйнаган. Пионер сафларында тәрбияләнгән. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, колхозда эшләгән. 1942 елда Баян Дәүләтов Совет Армиясе сафларына алына. Казанда хәрби училище бетерә, кече лейтенант дәрәҗәсе алып, 1943 елның маенда фронтка китә. Яугир төп фронтның 65нче армиясендә 1281нче укчы полкта взвод командиры булып хезмәт итә. Әлеге армия үзәк фронт составында башта Сталинград, аннан соң Курск янында сугышлар алып бара.
1943 елның 17 октябрендә Баян Дәүләтов Днепр елгасын кичкәндә батырлык үрнәге күрсәтә. Ул үзенең взводы белән иң беренче булып, Днепрны кичә. Днепр ярларын, тирә-юнь авыл, шәһәрләрне фашистлардан азат итүгә керешәләр. 1943 елның 17 октябрендә Гомель өлкәсе, Лоевский районы, Бывалки авылы өчен каты сугышлар башлана. Взвод дошманның пулеметларын юкка чыгара, безнең гаскәрләргә һөҗүм өчен юл ачыла. 21 октябрьдә Баян Дәүләтов геройларча һәлак була. 1943 елның 30 октябрендә Баян Дәүләтовка, үлгәннән соң, Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм Ленин ордены белән бүләкләнә.
Татар Суыксуы мәктәбенең пионер дружинасы 1980 елдан бирле Баян Дәүләтов исемен йөртә. Пионер оешмасы шул елны ук батырның сугышчан эзләре буйлап тарихи өйрәнүләр башлый. Алар тарафыннан Мәскәүнең ветераннар Советына хат юлланыла. Нәтиҗәдә, Баян Дәүләтовның Белорусиянең Гомель өлкәсе, Бывальки авылындагы Батырлар каберлегендә күмелүе ачыклана. Татар Суыксуы мәктәбе пионерлары Белорусия пионерлары белән хатлар, котлау открыткалары алыша башлыйлар. 1985 елның 9 маенда Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан 2 укытучы һәм 13 укучы Бывалки авылына барып, батырның каберенә чәчәк кую бәхетенә дә ирешә.
Әлеге бәхетле мизгелләрне үз күзе белән күргән, әйтеп аңлата алмастай хис-тойгылар кичергән укытучы Ирек Латыйпов әле дә мәктәптә хезмәт куя. Кичә барышында ул үзенең истәлекләрен яңартты.
- Әлеге тарихи өйрәнүле экскурсия минем өчен бик нык истәлекле булды. Мин үзем дә Татар Әҗбие авылында туганмын. Шул ягы белән дә Баян Дәүләтов миңа якын. Бывальки авылына баргач, без гаҗәпләнүдән гаҗиз булдык. Ник дигәндә, күз алдыгызга гына китерегез: ике-өч километр ераклыкта гына Днепр елгасы ага. Аннан шул ике-өч километр арада үзәнлек. 50-60 метр биеклектәге яр башыннан андагы һәр нәрсә уч төбендәге кебек күренеп тора. Ә безнең сугышчыларда шушы араны үтү өчен нинди батыр йөрәк булгандыр, уйлавы да куркыныч. Шул яр башында басып торганда аларны уйлап, кызганып, тәннәр калтырап куйды. Мәктәбебезгә шундый зур батырлык эшләгән якташыбыз исеме бирелү белән без чиксез горурланырга тиешбез. Һәм үзебезнең эш-гамәлләребез белән аны акларга да бурычлыбыз.
Бу кичәдә шул сәфәрдә пионер буларак катнашкан Зөлфия Әхмәтзәкиева да хис-кичерешләре белән уртаклашты.
- Ул сәфәрдән соң ничә еллар үтсә дә, минем күңелдә бүгенгедәй саклана. Безне Белорусия халкы шул тикле ачык йөз белән каршы алды, кунак итте. Анда Баян абый турында бик яхшы беләләр икән. Белоруслар үзләре белгәнне, без үзебез белгәнне сөйләдек. Андагы Батырлар каберлегенә 200 сугышчы күмелгән. Өчесе - Советлар Союзы Герое, шуның берсе Баян абыйныкы. Аның исеме каберенә уеп язылган. Без үзебез белән алып барган туган җиребез туфрагын һәм чәчәкләрне каберенә салдык. Бывальки янындагы бәрелешләр вакытында Днепр елгасы буйлап су түгел, кан акты, дип сөйләделәр, шул вакыйганы үз күзләре белән күрүчеләр. Безнең күңелләрдә Баян абый өчен горурлык хисләре тагын бер кат уянды.
Баян Дәүләтовның авылдашы, аны якыннан белгән Нәсих абый Саматов та истәлекләрен яңартты.
- Мәктәп яшем җитмәсә дә, укый-яза белгәч, мине мәктәпкә чакырдылар. Зур гына бүлмәгә алып керделәр. Анда кулына тальян гармуны тоткан Баян абый утыра иде. "Укый-яза белгәч, биеп тә күрсәт инде", - диде. Мин биедем. Шул көннән башлап, Баян абый мине яратты, мәктәпләрдә үткәрелгән чараларда гел катнаштырды. Намусны яшьтән үк сакларга, авырлыкларга түзәргә, илнең патриотлары булырга, сәнгатькә өйрәтте. Мин аңа бик рәхмәтлемен.
Рәсүл Харисов, Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы:
- Минем күңелдә бер фикер дә туды. Баян абыйның исән туганнары юк микән? Мәктәпкә аның исемен бирү сезгә, балалар, менә шундый эзләнүләр өчен тулы мөмкинлек бирә. Әгәр дә Баян абыйның туганнары табыла икән, бәлки аларны җирлеккә кайтартып булыр. Бу хакта да уйларга кирәк. Хәтерләсәгез, Татар Суыксуы җирлегендә "Гигант" колхозы бар иде. Заманында аның уңышлары бик күп булды. Сугыш вакытында "Барысы да фронт өчен!" дигән девиз белән эшләгәннәр. Шулай итеп тылдагылар да җиңү көнен якынайтуга үзләреннән зур өлеш керткәннәр. Әлеге хезмәтләр өчен "Гигант" колхозына II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены бирелде. Күрәсез, җирлегебез гади түгел. Моннан соң да без Баян Дәүләтовлар исеменә тап төшерергә тиеш түгелбез.
Рамил Галиев:
-Баян Дәүләтов исеме мәктәбегезгә бирелде дә, онытылды булмасын иде. Бәлки аның призына ниндидер спорт ярышы үткәреп буладыр. Баян Дәүләтов каберенә хәзерге буын укучылар белән барып, туган як туфрагын салуны да оештырырга мөмкин. Эзләнергә, эзләнергә, тагын бер тапкыр эзләнергә.
Ландыш Шәмсунова:
- Кадерле, балалар! Бүгенге көн сезнең күңелләрегездә матур хатирә булып уелып калачак. Әлбәттә, сез тыныч тормышта Баян Дәүләтов кебек батырлыклар күрсәтә алмыйсыз. Ләкин үзегезнең тырыш укуыгыз, тәртипле булуыгыз белән сез аңа тиңләшә аласыз. Иң мөһиме -
ватанпәрвәрләр булып үсегез, туган илебезне яратыгыз, шундый батырлар белән горурланыгыз. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән мондый чаралар аша без сезгә сугыш ветераннарының, тыл ветераннарының, сугыш чоры балаларының нинди авыр шартларда көрәшүләрен аңлатырга тырышабыз. Күңелләрегез аша алар кичергәнне әз генә үткәрсәгез дә, тыныч тормышның кадерен тагын да ныграк белерсез, дибез.
Йосыф абый Хуҗин:
- Бу мәктәпкә мин еш киләм. Килгән саен уңышларыгызга сөенәм. Сез бик бәхетле, балалар. Апа-абыйларыгызның сөйләве буенча Баян Дәүләтовның кем икәнлеген күз алдыгызга китереп
бастырдыгыз. Шушындый батырлар чыккан төбәктә туган балалар берничек тә тәртисез дә, ялкау да була алмый. Алга таба да уңышлар телим сезгә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев