Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Гимназия белән бергә үсәбез

Быел гимназия безне – йөзләгән укучыларын әллә никадәр яңалык белән каршы алды. Ун ел дәвамында районыбызда гына түгел, төрле төбәкләрдә исеме танылган гимназиябез “Адымнар-Актаныш” статусына күтәрелде.

Укытучыларыбыз безгә заманча, ныклы белем бирергә омтылалар, әдәпкә, тәртипкә өйрәтергә тырышалар. Моннан тыш төрле бәйгеләрдә катнаштырып, кызыклы бүләкләре белән сөендерәләр. 
Шул максаттан, укучылар арасында гына түгел, класслар арасында да үзара ярыш бара – рейтинг билгеләнә. Чирек саен рейтингта җиңгән өч сыйныф сәяхәткә Казан шәһәрендәге Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына, Яр Чаллы шәһәрендәге Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар драма театрына, Минзәләдәге Сабир Өметбаев исемендәге Татар дәүләт драма театрына баралар. Бу чиректә икенче урын алган 6А сыйныфы һәм аларның сыйныф җитәкчесе Алсу Рәскать кызы 30 октябрь көнне Яр Чаллыга барып, якташыбыз Айгөл Әхмәтгалиеваның “Капка” спектаклен карап кайттылар. 18 ноябрьдә беренче урын алган 8 А классы һәм сыйныф җитәкчесе Рәмилә Әдип кызы Казанда “Бию  пәрие” музыкаль спектаклен карады. Без, өченче урын алган 9А сыйныфы, сыйныф җитәкчебез Чулпан Рәмзил кызы белән, 9 ноябрьдә Минзәләгә Ильяс Закировның “Онытмаска иде үткәннәрне...” дип аталган спектаклен карарга бардык.
Безнең өчен Минзәләгә бару онытылмас бер сәфәр булды. Башта спектакль карадык. Ул Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган иде. Герой шагыйрь Муса Җәлил шигырьләре, истәлекләре белән үрелеп барган шигъри – музыкаль спектакльдә Хәтер яшь кыз Миләүшәгә сугыш вакытындагы берсеннән–берсе гыйбрәтле язмышлар хакында сөйләде. Сугышта катнашкан бабайларыбыз, аларны сагынып көткән гаиләләре, балаларның әтиләреннән хатлар көтүләре, ачлыктан интегүләре бик кызганыч итеп күрсәтелде.  Белгәнебезчә, бу сугыш көтелмәгәндә килә һәм кешеләрнең язмышлары белән уйный башлый. Шулай күпме кешенең тормышы өзелгән. Спектакль барышында моны күрсәтү, аңлату өчен туп кулландылар, аны кемгә булса да тигезү уенын уйнадылар. Сугыш афәте кагылмаган беркем дә калмады төсле...
Спектакль беткәч, сәяхәтебез дәвам итте. Якында гына урнашкан педагогик көллияттәге Муса Җәлил музеена кердек. Музейда экскурсовод безгә 
шагыйрьнең тормышы, биредә укуы, Минзәләдәге дуслары турында сөйләде. Бу музейда аның тоткынлыкта иҗат иткән шигырьләре язылган “Моабит дәфтәрләре” дә саклана икән. 
Экскурсовод сөйләп бетергәч, минем сыйныфташларым Муса Җәлилнең “Вәхшәт”, “Яшь ана” шигырьләрен сөйләделәр һәм аның шигырьләренә язылган җырлар башкардылар. 
Сәяхәтебез бик файдалы һәм күңелле булды. Шундый эчтәлекле очрашу оештырганнары өчен район башлыгы Энгель абый Фәттаховка, гимназия директоры Венера Насих кызына һәм сыйныф җитәкчебез Чулпан Рәмзил кызына үзебез һәм әти-әниләребез исеменнән чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.


Рәмилә ГӘРӘЕВА, 9А сыйныфы укучысы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев