Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Гимназия - интернат яңалыклары

6 апрельдә Яшел Үзән шәһәрендә республикакүләм укытучылар өчен 2 педагогик укуларда Миләүшә Мәгъсүм кызы Абдуллина чыгышы белән катнашып, диплом белән бүләкләнде. Шулай ук, 6 апрель көнне "Ак җилкән" район варислар берлеге советының 2 утырышы узды. Биредә алда булачак чаралар һәм эш планы каралды. Укучылар 5 комитетка бүленеп, проект эшләре башкардылар....

6 апрельдә Яшел Үзән шәһәрендә республикакүләм укытучылар өчен 2 педагогик укуларда Миләүшә Мәгъсүм кызы Абдуллина чыгышы белән катнашып, диплом белән бүләкләнде.
Шулай ук, 6 апрель көнне "Ак җилкән" район варислар берлеге советының 2 утырышы узды. Биредә алда булачак чаралар һәм эш планы каралды. Укучылар 5 комитетка бүленеп, проект эшләре башкардылар. Балаларның хокукларын саклау комитеты проект эшчәнлегендә II урынга лаек булдылар. Бу комитетта гимназиядән VIII сыйныф укучысы Римма Фәррахова, IX сыйныф укучысы Гүзәл Шәвәлиева катнашты (кураторлары Хафизова А.М.) Спорт комитетында VIII сыйныфтан Данил Әхмәтшин катнашып,проект эшчәнлеге
I урынга лаек булды.
"Минем мәхәллә мәчете" дип аталган республикакүләм рәсем бәйгесендә VI сыйныф укучысы Лилия Габдрәхимова катнашып, диплом белән бүләкләнде (укытучысы Имамова Г.З.)
Алабуга шәһәрендә республикакүләм "Без талантлар эзлибез" рәсем бәйгесендә VI сыйныф укучысы Рузилә Галләмова, III сыйныф укучысы Резеда Камалова һәм Чулпан Вилданова I урынга лаек булдылар. Алия Ваншина катнашучы дипломы белән бүләкләнде (җитәкчеләре Исламова Г.З.)
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 13 апрель, 2012 29 (9674) санында

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев