Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Гимназиядә ачык ишекләр көне үтте

Укучыларны, ата-аналарны уку йортлары белән якыннанрак таныштыру максатыннан ел саен язын ачык ишекләр көне үткәрү гадәти хәл. 1 апрель көнне сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта да ачык ишекләр көне үткәрелде. Гимназия-интернат белән кызыксынучылар шактый булды бу көнне. Актанышның 2 нче мәктәбе, "Тылсым" балалар бакчасы-башлангыч мәктәбе укучыларыннан тыш, авыллардан, Минзәлә, Азнакай,...

Укучыларны, ата-аналарны уку йортлары белән якыннанрак таныштыру максатыннан ел саен язын ачык ишекләр көне үткәрү гадәти хәл. 1 апрель көнне сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта да ачык ишекләр көне үткәрелде.
Гимназия-интернат белән кызыксынучылар шактый булды бу көнне. Актанышның 2 нче мәктәбе, "Тылсым" балалар бакчасы-башлангыч мәктәбе укучыларыннан тыш, авыллардан, Минзәлә, Азнакай, Нефтекамадан да килүчеләр бар иде. Аларны гимназия-интернат укучылары мәктәп тормышы, интернат белән таныштырдылар, 10 минутлык мастер-класслар күрсәттеләр. Ә инде шушы мәктәп белән тыгыз элемтәдә торучы "Тылсым" башлангыч мәктәбе укучыларының инглиз телендә әкият күрсәтүләре күңелләренә аеруча хуш килде.
Гимназия-интернатта бүгенге көндә 156 бала белем ала. Шуларның 30ы чит төбәкләрдән, регионнардан килүчеләр.
- Безнең барыбызның да максаты бер: балаларга камил гыйлем һәм камил тәрбия бирү. Моның өчен гимназиябездә барлык шартлар да тудырылган. Ачык ишекләр көнендә катнашучылар да моның шулай икәнлеген үз күзләре белән күргәннәрдер. Киләсе уку елына бирегә укырга килергә теләк белдерүчеләрнең шактый булуы да сөендерә. Укырга сынау аша алабыз. Әмма куркырга кирәкми, барысы да мәктәп программасында үтелгәннәр буенча, - ди гимназия-интернат директоры Рамил Гарипов.
- Сәләтле балалар белән эшләүче гимназия буларак, безгә балаларны сайлап алу мөмкинлеге бирелә. Шуның өчен без аларны тестлар ярдәмендә сайлап алабыз. Балаларның төрле төбәкләрдән бирегә тартылуы юкка гына түгелдер. Монда иң элек татар мохите тудырыла. Балалар бер-берсе белән татарча аралаша. Һәм белем сыйфатына бик нык игътибар бирелә. Укучылар белән дәрес вакытында гына түгел, дәрестән тыш та төрле чаралар үткәрелә, түгәрәкләр эшли. Мәктәбебез заманча уку кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән. Балаларга яшәү өчен ике интернат бинасы да уңайлы һәм якты, - ди директорның һөнәри үсеш буенча урынбасары Ләйсән Әюпова.
Гимназия белән танышырга килүчеләрнең дә фикерләре кызыклы.
Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының региональ вәкиле Булат Шәйхразыев биредә әти буларак кына түгел, вәкил буларак та катнашты.
- Минем олы кызым 5 нче сыйныфтан бирле шушы гимназиядә укый. Биредә укытулары да, балалар белән шөгыльләнүләре дә ошый. Төрле конкурс, бәйгеләрдә дә катнашып, урыннар яулыйлар. Киләчәктә үземнең дә шушы гимназия тормышында өлешемне кертәсем килә. Гимназия җитәкчелеге белән килешеп, балалар белән бизнес дәресләр алып барырга җыенабыз. Бу дәресләрдә балаларга киләчәктә ничек итеп бизнес башларга кирәклеге хакында төшендерергә телим. Чөнки укуны тәмамлагач, балалар шәһәргә, югары уку йортларына китәләр һәм аларның күбесе, эш юклыкны сәбәп итеп, кире районга әйләнеп кайтмый. Шушы хәлләрне бераз булса да уңай якка үзгәртү максатыннан эшләнә бу. Техникумда мондый укулар алып барыла башлады. Укучылар аңа теләп йөри. Гимназиядә дә дәресләр алып бару өчен җиһазлар җитә. Шулар ярдәмендә укучыларның үз куллары белән эшләнгән товарларын сатуга да чыгарырга ниятлибез, - ди ул.
Илгиз Фәхриев, Югары Яхшый авылыннан:
- Гимназия миңа бик ошады. Әмма монда нык тырышып укырга кирәктер дигән фикер дә калды. Киләсе уку елына улыбызны бирегә китерергә җыенабыз. Яшәү урыннары да бик матур, җылы, уңайлы. Әмма бер теләгем бар: укучыларның спорт белән күбрәк шөгыльләнүенә, хәрәкәтләнүенә, ачык һавада йөрүләренә ныграк игътибар итсеннәр иде. Чөнки балаларга нагрузка зур, һәм интернат та якын.
Адилә Гәрәева, Актанышның 1 нче мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы:
- Ачык ишекләр көненә гимназия белән якыннан ныграк танышу өчен килдем. Киләсе уку елына бирегә килергә телим. Татар һәм инглиз телләрен яхшырак үзләштерәсем килә. Биредә миңа бик ошады.
Бер тапкыр күрү бер нәрсә, ә шунда белем алу бөтенләй башка. Әмма гимназиядә укучылар һич кенә дә үкенми. Уңышлары да көннән-көн арта бара. Шулай булгач, бирегә килергә теләк белдерүчеләр шактый булыр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев