Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Гимназияне яңа бинада ниләр көтә

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 2021-2022 уку елына үсеш стратегиясе турындагы сөйләшүне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева алып барды. Филиза ГОМӘРОВА.

Август аенда безнең районда мәгариф хезмәткәрләренең республика киңәшмәсе үтәчәк. Район халкына, балаларга, аларның әти-әниләренә мәгълүмат җиткерү максатыннан брифинг үткәрелде. Анда сүз Актанышта төзелеп килүче өр-яңа егермеберенче гасыр мәктәбе турында барды.

Ләйсән Нурлыева, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары:

– 2021-2022 уку елында гимназия үзенең эшчәнлеген 464 балага исәпләп төзелүче яңа бинада – егермеберенче гасыр мәктәбендә дәвам итәчәк. Төзелеш эшләре билгеләнгән вакытта башкарыла. Яңа корылма 1 сентябрьдә укучыларны кабул итәргә әзер булачак дип курыкмыйча әйтә алабыз.

Яңа бинага күчәчәк гуманитар гимназия-интернатның яңа уку елына әзерлеге без көткән шартларда бара. Гимназия 2011 елда дәүләт автономияле гомумбелем учреждениесе буларак оешты, 10 ел вакыт эчендә яхшы күрсәткечләргә иреште. Биредә укучыны шәхес буларак формалаштыру өчен бөтен шартлар да тудырылган.

Гуманитар гимназия-интернат өчен Актанышта төзелүче яңа бина, беренче чиратта, районыбыз балалары өчен салына. Төрле регионнардан килергә теләүчеләр күп, әмма мондый заманча белем бирү учреждениесендә үзебезнең укучылар белем алсын иде дип саныйбыз. V-XI сыйныфка Актанышның беренче һәм икенче мәктәпләреннән килергә телиләр икән, аларны укырга беренче чиратта алырга кирәк. Егермеберенче гасыр мәктәбендә белем алу мөмкинлеге – безнең җирлек өчен өчен зур мәртәбә. 

Гимназиянең хәзерге бинасында саф татар телендә белем бирә торган башлангыч мәктәп сафка баса. Коллектив тупланган. Венера Хәева, гимназия директоры:

– Алда матур вакыйгалар көтелә. 2005 елда Актанышта өченче мәктәп буларак ачылган уку-укыту учреждениесе 2011 елда гимназия статусы алды. 2021 елда заманча бинага күчү көтелә. 10 елда
республикада алдынгы уку йортларының берсенә әверелде. Ике бинабыз бар. Аның берсе – төп уку корпусы. Икенчесе – “Бүләк” лагере, ул интернатыбыз да булып тора.

Безнең миссия – егерме беренче гасырда милләткә хезмәт итүче, дөньяны үзгәртүче татар зыялыларын тәрбияләү.

Гимназиядә 23 укытучы, 7 тәрбияче эшли. Алар барысы да югары белемле. Педагогларның 70 проценты категориягә ия, 52 проценты – югары квалификацион категорияле. 4 укытучыбыз Татарстанның атказанган укытучысы дигән исемне йөртә. Төрле грантка ия булучыларыбыз шактый. Ел саен “Ел укытучысы” һөнәри конкурсында катнашабыз. Быел “Педагогик дебют” номинациясендә бер укытучыбыз
дипломант булды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Россиянең йомгаклау этабында җиңүгә иреште. Узган ел да шушы бәйгедә бер укытучыбыз икенче урын алган иде.

Гимназия укучысы нинди булырга тиеш, дигән сорауны һәрвакыт үз алдыбызга
куябыз. Әлбәттә, гимназия укучысы егерме беренче гасыр күнекмәләренә ия, Ватанының патриоты. 3 телдә камил сөйләшүче, IT компетенцияләрне белүче, телләр өйрәнүгә омтылучы булырга тиеш.

Гимназия укучылары – төрле ил һәм регионнардан, республика районнарыннан һәм Актаныштан тупланган балалар. Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Казахстаннан, Таҗикстаннан килеп укыйлар. Оренбург, Чиләбе, Самара, Башкортстан, Удмуртия, Мәскәү өлкәсе, Красноярск, Азнакай, Мөслим, Тукай, Минзәлә һәм Сарманнан яратып киләләр. Үзебезнең районда шундый уку йорты була торып, район укучылары күбрәк җәлеп ителсен иде дип телибез.

V-IX сыйныфта кайбер фәннәр татар телендә укытыла. Быел ике X сыйныф ачабыз. Берсе – гуманитар, икенчесе – технологик юнәлештә. Өстәмә белем бирү моделе – иң уникаль модельләрнең берсе. 50дән артык эчке авторлык программасы гамәлдә. Балаларның индивидуаль эшләре, проектлары, инглиз театры, татар театры, гарәп теле өйрәнү, милли мохиттә әхлак дәресе, шахмат һәм башка спорт дәресләре – болар барысы да көннең икенче яртысында тормышка ашырыла.

Гимназиянең 70тән артык проекты исәпләнелә, шуның 20дән артыгы грант алды. Укучы мәктәп яшеннән фәнни эш белән шөгыльләнә, дигән сүз.

Әти-әниләр – безнең партнерлар, гимназиянең чын патриотлары. Бөтен чараларны бергә уздырабыз.

Гимназия тормышы, гомумән, кызыклы. Чөнки балалар интернатта яши, бер-берсе белән аралаша, дәрес әзерли. Биредә үк кул эшләренә, ашарга пешерергә өйрәнәләр.

“Бүләк” төбәкара балаларның ял итү һәм сәламәтләндерү аланында гимназия укучылары өчен махсус смена оештырыла. Чит регионнардан ял итәргә килүчеләргә милли мохит тудырыла. Алар биредә тел өйрәнә. Актаныш укучылары белән аралашып, татар телен камилләштерә.

20дән артык югары уку йорты белән дә хезмәттәшлек итәбез. “Ялкын” журналы белән элемтәләр яхшы. “Шаян ТВ” телевизион тапшыруларда катнашабыз. Аның филиалы – “Җиһан” студиясе гимназия базасында эшли. Яңа мәктәптә медиасыйныф һәм телевидение сыйныфы җиһазландырылачак. “Ак җилкән” мөхәррияте баетылган басмаханәдә нәшер ителә башлый.

Гимназиягә укучылар кабул итү дәвам итә, соңгысы 23 июньдә булды.

Фирзәр Әюпов, директорның цифрлаштыру буенча урынбасары:

– 2020 елда “Цифрлы икътисадчы кадрлар” проекты кысаларында грант оттык. Лаборатория оештырып, 7 ай-ти юнәлеш буенча укытулар башладык. Киләсе уку елында бу эшне дәвам итәчәкбез. 350 укучыны шушы юнәлештә укытуны планлаштырабыз. 5 конкурс үткәреп, анда Актанышның башка мәктәп укучылары да җәлеп ителәчәк. Укуларның мөһим өлеше – IT юнәлештә эшләүче белгечләр, профессорлар белән очрашулар көтелә.

Яңа бинада өч кабинетта IT сыйныф барлыкка килеп, аларга заманча интерактив җиһазлар урнаштырылачак.

Глүзә Хәертдинова, директорның гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары:

– Ашау, яшәү бушка. Интернатта ике-өч кешелек бүлмәләрдә яшиләр. Юыну мөмкинлекләре бар. Буш вакытларын саф һавада хәрәкәтле уеннар белән уздыралар. Очрашулар, экскурцияләр оештырыла.

3 медик эшли. Балаларның сәламәтлеге һәрвакыт күз уңында. Теннис, бадминтон кебек уеннар телефонга, компьютерга текәлеп утырган күзләр күрүен яхшыртырга булыша. 

Интернатта яшәүче балаларны көнгә 5 тапкыр бушлай ашату каралган. Үз өйләрендә яшәп укучылар өчен 3 тапкыр туклану оештырылган. Рацион төрлеләндереп торыла, ит ризыклары хәләл. Гимназистларыбыз, дәрестән тыш вакытта, үзләре дә шушы ашханәдә, технология кабинетында милли ризыклар пешереп карый. Токмач кисәргә, табынны бизәргә өйрәнәләр. Ерактан килеп яшәүчеләр ял көннәрен дә интернатта уздыра. Шунлыктан аларга бәлеш, мантый, пилмән ише өй ризыклары махсус пешерелә.

Венера Хәева:

– Балаларын гимназиягә китергәндә, кнопкалы телефоннар белән китерсеннәр иде. Кәрәзле телефон куллануны чикләдек. Чөнки интернетта озак утыру сәламәтлеккә зыянлы.

Резеда Маликова, директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары:

– 2020-2021 уку елын 170 гиназистыбыз 87 процент сыйфат белән төгәлләде. Чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнарына шәхси әзерләнә. Елдан-ел медаль алучылар саны арта бара. Киләчәктә дә укуның сыйфаты яхшыра барыр, дигән ышанычыбыз зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев