Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Гомуми белем бирү стандартлары

2009 елның 6 октябрендә Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы (№ 373) белән башлангыч гомуми белем бирү стандартлары расланды. Бу стандартлар соңгы 5 ел дәвамында төзелде һәм 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. 2011-2012 уку елыннан Россия Федерациясендә барлык I сыйныф укучылары яңа стандартлар нигезендә укытуга күчте. Әлеге стандарт белем...

2009 елның 6 октябрендә Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы (№ 373) белән башлангыч гомуми белем бирү стандартлары расланды. Бу стандартлар соңгы 5 ел дәвамында төзелде һәм 10 ел дәвамында гамәлдә булачак.
2011-2012 уку елыннан Россия Федерациясендә барлык I сыйныф укучылары яңа стандартлар нигезендә укытуга күчте. Әлеге стандарт белем бирү процессының эчтәлеген яңарту, аның нәтиҗәләрен югары сыйфатлы итү максатын күздә тотып төзелде.
Традицион дәресләрдән яңа стандарт таләп иткән дәресләр нәрсәсе белән аерыла соң? Икенче буын федераль дәүләт стандартының мәктәп алдына куйган иң мөһим бурычларының берсе: мәктәпне тәмамлаганда, укучы "үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш". Димәк, традицион дәресләрдән аермалы буларак, укытучы, әзер материалны бирүче түгел, ә белем алуны оештыручы булырга, укучыны үз алдына максат кую һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш. Укытучының төп максаты: укыту-тәрбия бирү процессында укучының белемгә сәләтен ачу, универсаль уку гамәлләре формалаштыру, рухи яктан камил, иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашырырга сәләтле, гомумкешелек кыйммәтләренә уңай карашлы шәхес тәрбияләү. Башлангыч мәктәптә гомуми белем бирүдә яңа федераль дәүләт стандартларының төп максаты һәм бурычы булып балаларда белем алырга кызыксыну һәм теләк уяту, мөстәкыйль уйларга, алган белемнәрен гамәлдә куллана белергә өйрәтү тора.
Хәзерге укытучының җәмгыятьтә тоткан урыны үзгәрә бара: Ул мәгълүмат бирү чыганагы гына түгел, ә укучыларның фикерләү сәләтен үстерүче, уку, танып-белү эшчәнлеген актив оештыручы да. Үзең укыткан укучыңның, аның ата-анасының ихтирамын яулау өчен яңа педагогик технологияләрне камил белү, тирән белемле, тәҗрибәле, төрле яктан үрнәк шәхес булу бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев