Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

ГОРУРЛАНЫРЛЫК РАЙОНДАШЫБЫЗ: “Укытучы-эксперт“ гранты иясе

Рус теле буенча бөтенрәсәй фән олимпиадасында әлеге мөгаллимәнең бер укучысы –җиңүче, берсе призер булды.

Римма Александр кызы Усманова, Актанышның 2 нче урта мәктәбенең югары квалификацион категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы.  
Педагогик стажы 33 ел. Күп тапкырлар “Иң яхшы укытучы” республика күләмендәге конкурс иясе. Рәсәй Федерациясе “Мәгариф” милли проект җиңүчесе. 
2007, 2013, 2015 елларда ТР “Укытучы – остаз” гранты, 2017, 2018 елларда “Укытучы-эксперт” гранты җиңүчесе.
Укучыларга сыйфатлы белем бирүен төп дәүләт һәм бердәм дәүләт имтиханнарында укучылары алган югары баллар һәм төрле олимпиада-конкурсларда җиңүләре раслый. Биш ел эчендә аның бер укучысы рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырды, 2014 һәм 2016 елларда ике укучысы төп дәүләт имтиханын 100 процентка эшләде. Рус теле буенча бөтенрәсәй фән олимпиадасында бер укучысы –җиңүче, берсе призер булды. Республика күләмендәге олимпиада да 4 укучысы – призер, рус теленнән халыкара олимпиада да бер укучысы – җиңүче, 3 укучысы –призер.
2015 елда “Воспитание школьников“ (N 3) һәм “Литература в школе“ (N 5) журналларында методик мәкаләләре басылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев