Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Халыкара олимпиададан җиңү белән

Казанда Россия Федерациясендә һәм якын чит илләрдә милли мәктәпләрдә укучы мәктәп укучылары арасында рус теле буенча Халыкара олимпиада узды. Олимпиада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, Казан федераль университеты белән берлектә, Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм БДБ субъектлары мәктәпләрендә рус телен укытуны камилләштерү, сәләтле һәм булдыклы укучыларны, шулай ук...

Казанда Россия Федерациясендә һәм якын чит илләрдә милли мәктәпләрдә укучы мәктәп укучылары арасында рус теле буенча Халыкара олимпиада узды.
Олимпиада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, Казан федераль университеты белән берлектә, Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм БДБ субъектлары мәктәпләрендә рус телен укытуны камилләштерү, сәләтле һәм булдыклы укучыларны, шулай ук иҗади эшләүче укытучыларны барлау һәм кызыксындыру максатыннан үткәрелде. Анда Россия Федерациясе һәм БДБ субъектларында яшәүче VIII һәм X сыйныф укучылары катнашты.
Олимпиадада катнашучылар һәм аларның җитәкчеләре Универсиада aвылында яшәделәр. Алар өчен зур мавыктыргыч программа төзелгән: шәһәр буйлап экскурсия, Свияжск утравындагы тарихи музейны карау, Раифа тыюлыгы белән танышу, Казан Кремле буенча сәяхәт, Сөембикә манарасын, Кол Шәриф мәчетен, В.И. Качалов исемендәге Зур рус театрында театр карау, балетка бару һ.б.
Казанның Халыклар дуслыгы йортында олимпиаданы ачу тантанасы уздырылды. Олимпиада 2 турда үткәрелде. 4 июнь көнне язмача тест биремнәре үтәдек, 5 июньдә биремнәргә телдән җавап бирдек.
Казан Ратушасында олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләү өчен тәбрикләү тантанасы, олимпиаданың йомгаклау этабы булды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, башка рәсми затлар катнашты.
- Рус теле көнен билгеләп үтәр өчен моңардан да уңай көн табып та булмас иде. Бу залда рус телен тирәнтен өйрәнүче балалар җыелган. Сезнең тәҗрибәгез, тырышлыгыгыз безнең өчен бик мөһим, - диде Римма Ратникова үзенең сәламләү сүзендә.
- Безнең өчен бүген зур бәйрәм - Рус теле көне. Бүген рус теле ана теле булмаган балалар арасында рус теле буенча үткән олимпиадага нәтиҗәгә ясыйбыз. Безгә Россиянең 10 төбәгеннән, шулай ук Казахстаннан да балалар килде. Олимпиаданың читтән торып үткән турында 2 меңгә якын бала катнашса, икенче турга без 272 катнашучыны чакырдык. Татарстан - ике дәүләт теле булган республика, шуңа күрә киләчәктә дә татар теленнән дә, рус теленнән дә олимпиадалар үткәрүне дәвам итәрбез дип ышанам, - диде Энгель Фәттахов.
Олимпиадада катнашкан барлык укучыларга да истәлекле бүләкләр, күчтәнәч каплары, сертификатлар бирелде. Җиңүчеләргә планшетлар, 20дән артык призерга истәлек медале һәм Мактау кәгазьләре тапшырылды.
Актанышның 2нче мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Гүзәл Габидуллина белән X сыйныфтан Юлия Авзалова җиңүчеләр булдылар һәм ТР мәгариф һәм фән министры кулыннан истәлекле бүләк - планшет белән бүләкләнделәр. Ә Алия Гыйздәтуллина (X сыйныф), Адель Гафаров (X сыйныф), Зөлфия Хәсәнова (VIII сыйныф), Таңсылу Хамматуллина (VIII сыйныф), Рәмзил Мофаздалов (VIII сыйныф) призерлар булдылар.
Бу олимпиада, аны үткәрү чарасы мәңге исебездә калыр. Ул шул кадәр мавыктыргыч, күңелле итеп оештырылган. Без анда белемнәребез буенча көч сынашуда гына булмадык, ә рәхәтләнеп ял иттек, бик күп яңалыклар белән таныштык. Һәр көн үткәрелгән экскурсияләрдә Татарстаныбызның һәм Казан шәһәренең күренекле һәм истәлекле урыннары белән таныштык. Без олимпиадага түгел, ә кунакка бардык!
Безгә шулай күңелле ял оештырган Мәгариф һәм фән министрлыгына, безне оештырып җибәргән район мәгариф идарәсенә, алып барган җитәкчеләребез Мәүлидә Белоусова һәм Энҗе Шәгъзамовага, шофер Илнур абыйга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев