Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Хезмәте – яшәвенең яме

Кешенең язмышы туганда ук маңгаена язылган була диләр. Чынлап та, шулайдыр. Моннан 50 ел элек Баулы районы Исергәп авылында туган Миләүшә Мәскап кызы да үзенең гомер юлы Актанышта узар дип уйламагандыр. Ә язмыш дигәнең адәм баласын кайларга гына илтми. Миләүшә Маликова Галимә һәм Мәскапның икенче кызлары булып, 1966 елның 24...

Кешенең язмышы туганда ук маңгаена язылган була диләр. Чынлап та, шулайдыр. Моннан 50 ел элек Баулы районы Исергәп авылында туган Миләүшә Мәскап кызы да үзенең гомер юлы Актанышта узар дип уйламагандыр.
Ә язмыш дигәнең адәм баласын кайларга гына илтми. Миләүшә Маликова Галимә һәм Мәскапның икенче кызлары булып, 1966 елның 24 августында дөньяга килә. Физика-математика укытучысы булып эшләгән әнисенең дәфтәрләр тикшерүенә кечкенәдән үк кызыгып үсә кыз. Мәктәпне тәмамлауга, 1983 елда, ике дә уйламыйча, Казан дәүләт педагогика институтының филология факультетына укырга керә. Шунда язмыш аны гомерлек яры, Актаныш егете Илгизәр Маликов белән таныштыра. Беренче күрүдән үк бер-берсенә гашыйк ике җан бергә укып, кулларына диплом алган көнне студентларча туй уздыралар һәм Актанышка кайталар.
Яшь белгечне Татар Ямалы мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгелиләр. Курка-курка беренче тапкыр сыйныфка кереп, дәрес бирүләрне Миләүшә Мәскап кызы бүген дә елмаеп искә ала. Һөнәрен чын күңелдән яратуы, үз өстендә даими шөгыльләнүе нәтиҗәсендә мөгаллимнең тәҗрибәсе елдан-ел арта бара. 1994 елда Миләүшә Мәскап кызы Актанышның 1нче мәктәбенә күчә һәм бүгенге көнгә тикле биредә хезмәт куя.
Тыйнак, дәресләренә җитди әзерләнеп керүче укытучыны укучылар тиз арада үз итәләр. Әлеге фәнне яратып үзләштерә башлыйлар. Укытучы үзе дә шушы һөнәрне сайлавына һич үкенми.
- Әгәр миннән: "Яшь вакытларны кире кайтару мөмкинлеге булса, нинди һөнәр сайлар идегез", - дип сорасалар, бүген дә укытучы дияр идем. Чөнки бу геннардан килә, - ди ул.
Миләүшә Маликова һәрдаим эзләнүдә. Башка рус теле һәм әдәбияты укытучылары белән һәрвакыт тәҗрибәсен уртаклаша, район, республика күләмендә үткәрелгән семинарларда чыгышлар ясый, ачык дәресләр күрсәтә. "Фән һәм мәктәп" журналында әлеге фән буенча республика күләмендә чыккан җыентыкларда дәрес эшкәртмәләре, фәнни мәкаләләре басылып тора.
Укучыларының район, республика олимпиадаларында призлы урыннар яулавы да Миләүшә Маликова хезмәтенең нәтиҗәсе булып тора. 2016 елда бер укучысы рус теле буенча III халыкара олимпиадада призер булды. Бердәм дәүләт имтиханнарында да аның укучылары югары балл ала. 2011, 2012, 2013 елларда БДИ күрсәткечләре буенча "Безнең иң яхшы укытучы" конкурсы җиңүчесе булды.
Миләүшә Мәскап кызы тормыш иптәше Илгизәр белән ике балага гомер биреп, аларны кешелекле, хезмәт сөючән итеп тәрбиялиләр. Инде уллары Ленарның үз гаиләсе. Әти-әнисен ике онык белән сөендергән. Кызлары Илсөяр быел XI сыйныфны тәмамлап, КФУның Алабуга шәһәрендәге рус филологиясе һәм журналистика факультетына укырга бара. Әлеге гаиләдә һәр ике якның да туганнары көтеп алынган кунак. Уңган хуҗабикә аларны үзенең тәмле сый-нигъмәтләре, ачык йөзе белән каршы ала. Шуңа да кеше өзелми алардан.
Әнә шулай хезмәт дип йөри торгач, вакытның узуы сизелми дә кала. Хөрмәтле хезмәттәшебез 24 август көнне үзенең 50 яшьлек юбилеен каршы алды.
Миләүшә Мәскап кызы! Сезне чын күңелебездән әлеге гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Бакчаларда алмалар кызарып пешкән, табыннар көзге нигъмәтләрдән сыгылып торган вакытта тугангамы - күңелегез дә матур сезнең. Һәркем белән уртак тел табып хезмәт куюыгызга да сокланабыз, хөрмәт итәбез Сезне. Моңа тикле үткән гомер юлыгыз матур булган кебек, алдагысын да сәламәтлек, бәхет-куанычлар, тормыш иптәшегез Илгизәр, әниегез, балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз белән тигезлектә узарга язсын. Хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын, һәрвакыт укучыларыгызның рәхмәт сүзләрен генә ишетеп яшәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев