Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Әхлак кыйммәтләре

Күптән түгел сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп-интернатында "Мөмкинлекләре чикләнгән балаларда әхлак кыйммәтләрен үстерү" дигән темада район семинары үтте. Анда мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары катнашты. Әлеге мәктәпнең оешуына быел 50 ел тула. Бу еллар эчендә биредә шактый бала белем алып чыгып, тормышта үз урынын тапкан, дип әйтергә...

Күптән түгел сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп-интернатында "Мөмкинлекләре чикләнгән балаларда әхлак кыйммәтләрен үстерү" дигән темада район семинары үтте. Анда мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары катнашты.
Әлеге мәктәпнең оешуына быел 50 ел тула. Бу еллар эчендә биредә шактый бала белем алып чыгып, тормышта үз урынын тапкан, дип әйтергә тулы нигез бар. Чөнки биредә сәламәтлекләре чикләнгән, акыл үсеше ягыннан артта калган балалар белем ала. Күпләр аңында Такталачык мәктәп-интернатында җүләрләр укый, дигән төшенчә яши. Хәтта мондый мәктәпләрдә укыткан укытучылар да әлеге мәктәпнең әһәмиятен аңлап бетерми шикелле. "Бу бала укуда авырлык белән өлгерә, әмма Такталачык мәктәп-интернатына ук җибәрә торган түгел", дигән фикерләрне еш ишетергә туры килә.
Әлеге семинар башланыр алдыннан мәктәп директоры Алмаз Хаҗиев барлык нечкәлекләре белән әлеге мәктәп хакында аңлатып үтте.
Бүгенге көндә бирегә 49 бала килеп укый. Алар 1 сентябрьдән 31 майга тикле шушында укыйлар һәм яшиләр. Ә 6 баланы мәктәп укытучылары өйләренә барып укыта.
- Мәктәпнең эшләвенә 3 фактор кирәк, - ди Алмаз Сәяф улы. - Аның беренчесе - матди-техник база. Бу яктан ул бик көчле. Үзенең уку һәм яшәү бинасы, остаханәсе, ашханәсе, актлар залы, гектар ярымлы бакчасы бар. Икенче фактор - укытучылар. Биредәге укытучылар һәм тәрбиячеләр барысы да олигофрения буенча махсус белем алганнар. Мәктәптә химия, физика, информатика фәннәреннән кала барысы да укытыла. Өченче фактор - балалар. Алар безгә каян килә соң, дигән сорауга ачыклык кертәсем килә. Без дә, сез дә баланы Такталачык мәктәп-интернатына билгели алмыйбыз. Моңа хокукыбыз юк. Аның өчен республиканың медик-педагогик-психологик комиссиясе бар. Алар гына баланы карап, баланың ни өчен укуда өлгермәвен ачыклап, шушы мәктәптә укырга киңәш бирә ала. Алар шул балаларның исемлеген безгә җиткергәч кенә, без аларның өйләренә барып, сезгә шушы мәктәптә укырга киңәш ителгән, безгә килегез, дип чакыра алабыз.
Мәктәптә укучылар арасында да төрлесе барлыгын яшерми Алмаз Хаҗиев. Кайберләре биредәге уку программасына да иярә алмый икән. Укучыларның 28е инвалид. Әлеге мәктәптә бер-ике ел укыгач, алар тиешле комиссия үтеп, психик яктан тайпылыш буенча группага чыгалар. Шуның нигезендә үзләренә пособие ала башлыйлар. 18 яшьләре тулганнан соң, инвалидлыкны гомерлек итеп тә рәсмиләштереп була, дип аңлатты мәктәп директоры. Димәк, бу балаларның киләчәктә матди хәле шушы рәвешле берникадәр хәл ителгән дә булып тора.
Акыл ягыннан артта калган балалар гадәти мәктәпләрдә укыса, алар башкалар арасында йомылып кала. Үз фикерен, сүзен әйтә алмый. Укуда өлгерми. Ә махсус мәктәп-интернатта алар үзләре кебек яшьтәшләре арасында фикерләрен дә әйтә, сәләтләрен дә күрсәтә ала. Төрле ярыш-бәйгеләрдә алган урыннары, уңышлары шул хакта сөйли. Биредә әле аларны тормыш итәргә дә өйрәтәләр. Үзләренең остаханәләрендә малайларны корал тоту, төрле агач әйберләр ясау серләренә төшендерәләр. Ә тегү серләренә малайлар да, кызлар да өйрәнә. Без боларны семинар барышында ачык дәресләрдә дә күрдек. Малайлар кечкенә урындык ясап күрсәттеләр. Аларның теккән киемнәре дә күз явын алырлык. Үзләре чәчеп үстергән үсентеләрне аеру барышын да күзәттек. Әйе, яшьтән үк хезмәткә өйрәнеп үсә алар. Биредә укуларын тәмамлагач, Актаныш ресурс үзәгендә пешекче һәм тегүче һөнәре буенча укуларын дәвам итә алалар.
- Түбән Кама, Чаллы, Бөгелмәдәге кайбер техникумнарда да безнекедәй мәктәпләрне тәмамлаган укучылар өчен бүлекләр бар. Шуңа күрә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернатларга шикләнеп, кырын күз белән карамаска, ә бәлки, киресенчә, шундый балаларны яшьтән үк ачыклап, аларга белем алырга булышырга кирәктер, - ди Алмаз Хаҗиев.
Мәктәп-интернатның психологы Наилә Хаҗиева үз чыгышында акыл ягыннан артта калган балаларны ничек белеп булуы, нилектән андый балаларның туарга мөмкин икәнлеге хакында сөйләде.
Ә әхлак кыйммәтләре мәктәптә тиешле дәрәҗәдә бирелә дияргә тулы нигез бар. Бирегә килгәндә андый сыйфатларга бик ия булмаганнар да, мәктәптә укытучы, тәрбияче апалары ярдәмендә, тәртипле, әхлаклы балаларга әйләнә. Чөнки иртәннән алып кич ятканчы булган барлык шөгыльләр, эш-гамәлләр, ял итү минутлары - барысы да шуңа юнәлдерелгән. Семинарда катнашучылар да моны үз күзләре белән күреп инандылар. Күңелләрендә әлеге мәктәп хакындагы икеле-микеле уйлары да таралгандыр диясе килә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев