Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Хәлләрең ничек, студент?

Шулай гадәткә кергән: студентларның кышкы каникуллары чорында район хакимияте ел саен алар белән очрашу оештыра. Районга төрле тармакта яшь кадрлар кирәк, яшьләрнең исә укуны тәмамлагач, алган белемнәрен куллану, эш эзләү, кайда урнашу мәсьәләсе алга килеп баса. Менә шушы очрашулар ике арада күпер салырга, ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлеккә бик...

Шулай гадәткә кергән: студентларның кышкы каникуллары чорында район хакимияте ел саен алар белән очрашу оештыра. Районга төрле тармакта яшь кадрлар кирәк, яшьләрнең исә укуны тәмамлагач, алган белемнәрен куллану, эш эзләү, кайда урнашу мәсьәләсе алга килеп баса. Менә шушы очрашулар ике арада күпер салырга, ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлеккә бик кулай форсат. Быел бу күрешү, борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү 31 гыйнвар көнне хакимият бинасының актлар залында үтте.
Мәктәпләребез сүнә икән, район сүнә
Пединститутларда укучы булачак мөгаллимнәр белән район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов аерым очрашты.
- Мәгариф системасы, балаларга белем бирү системасы районның киләчәген билгели. Булачак укытучылар белән аерым максатчан шөгыльләнмәсәк, районның киләчәге юк. Әгәр мәктәпләребез сүнә икән, район сүнә. Сез - безгә бик кирәк кадрлар, - дип мөрәҗәгать итте яшьләргә Энгель Фәттахов.
Быел мәктәпләргә югары уку йортын тәмамлап 6 мөгаллим кайткан. Киләсе уку елына 56 укытучы җитешми. Физика, химия, информатика укытучыларына кытлык, шулай ук, рус теле, математика, инглиз теле мөгаллимнәре кирәк. Бу мәгълүматны район мәгариф идарәсе башлыгы Илшат Вахитов җиткерде. Проблеманы хәл итүдә "целевиклар" белән эшләү отышлы. Андыйлар районда 10 икән. Күп мәктәпләр нәкъ шулай эшли дә: үзләренә кирәк кадрны үзләре үстерә - мәктәп белән студент арасында килешү төзелә, укуны тәмамлагач, яшь мөгаллим туры шушы мәктәпкә эшкә кайта.
Яшь белгеч буларак, өстәмә түләүләр, төрле грантлар алу хезмәт хакына саллы гына өлеш кертсә, торак шартлары буенча район хакимиятенең ярдәмгә әзерлеге туган ягыңа эшкә кайту өчен янә зур дәлил.
- Яшь укытучыларның торак мәсьәләләрен хәл итүне үз өстебезгә алабыз. Йорт салу өчен мохтаҗлыгы булган укытучыларга бушлай җир кишәрлеге бирәбез. Актанышның үзендә 12 яңа шәхси йорт сезнең өчен төзелде, - дип кызыктыргыч тәкъдимнәрен дәвам итте район башкарма комитеты җитәкчесе. - Ике ел элек туктатылган социаль ипотека Президент указы нигезендә кабат гамәлгә ашырыла - ипотеканың беренчел түләве өчен 600 мең сумга кадәр акча биреләчәк. Кайтыгыз гына. Проблемаларыгыз булса, туры үземә чыга аласыз.
Кайтучылар да бар, китүчеләр дә
Районыбыздан бүгенге көндә төрле югары уку йортларында 49 студент белем ала икән. Җитәкчелек белән очрашуга килгәннәр арасында булачак хокук сакчылары да, хор дирижерлары да, табиб, журналистлар, авыл хуҗалыгы тармагында, хәтта киләчәктә халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә эшләячәк белгечләр дә бар. "Целевик" Диләрә Саттарова, тагын дүрт елдан табиб-эпидемиолог булып кайтам, дип ышандырса, Күҗәкә кызы Айсылу Хәйбиеваны Испаниягә чакыралар икән (аның белән әңгәмәне алдагы саннарда тәкъдим итәрбез). Юристлыкка укучы Кәзкәй егете Илнар Нәҗмиев тә эшкә Актанышка кайтырга җыена. Күзгә-күз аралашу-очрашуда студентлар, шул рәвешле, үзләре белән таныштырса, җитәкчелек район эшчәнлегенә кыскача күзәтү ясады.
- Үзебезнең сорауларга җавап, киләчәк өчен файдалы мәгълүмат алдык очрашудан, - дип белдерде яшьләр чара ахырында.
Шаян сүз ачлыкны оныттыра
Студентлар очрашуы, елдагыча, район мәдәният сараенда күңелле КВН бәйгесе белән тәмамланды. Үткерлектә тел чарлаган өч командага район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дилбәр Әнвәрова теләкләрен җиткереп, акчалата призлар тапшырды. Иң шаяннар булып Кировтан "Кети-мети" командасы табылды. Актанышның "Мәңге ач" студентлары - II, җыелма "Мәҗбүр ителгәннәр" командасы III урынга ия булдылар.
Чарадан фотомизгелләр монда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев