Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Хуш, мәктәп, үз күрдең...

Әле кайчан гына мәктәп үзенә укучылар кабул иткән иде, инде менә тагын аларны зур тормыш юлына озатыр вакыт җитте. Үзенең шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән тагын бер уку елы артта калды. Үткән жомгада мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады. Быел районда 158 бала - ХI, 356 укучы IХ сыйныфны тәмамлый. Шатлыклы да, шул ук...

Әле кайчан гына мәктәп үзенә укучылар кабул иткән иде, инде менә тагын аларны зур тормыш юлына озатыр вакыт җитте. Үзенең шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән тагын бер уку елы артта калды. Үткән жомгада мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады.
Быел районда 158 бала - ХI, 356 укучы IХ сыйныфны тәмамлый. Шатлыклы да, шул ук вакытта сагышлы да мизгелләр. 11 ел буе бергә укыган сыйныфташлардан, белем биргән, икенче әти-әниләргә әйләнгән укытучылардан аерылу, әлбәттә, күңелне кузгата торган вакыйгалар. Тик тормыш алга бара. Уку дәверендә алган белемнәр аларга киләчәктә ярдәм итәр дип ышанасы килә. Актанышның 2нче мәктәбенең 32 укучысы быел мәктәп бусагасыннан зур тормыш юлына атлаячак. Күңелдә мең төрле кичереш, мең төрле сорау. Күзләрдә яшь бөртекләре. Саубуллашу вальсы исә тагы да моңсулык, аерылышу сагышы өсти төсле.
Бәйрәм барышында мәктәп директоры Илшат Вахитов уку, сәнгать, спорт өлкәсендә ел буе ирешелгән уңышлар белән таныштырып үтте. Мәктәп тормышында актив катнашкан, республика, бөтенрәсәй күләмендә үткәрелгән төрле ярыш-бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында җиңүләр яулаган укучыларны бүләкләде. Чыгарылыш сыйныф укучыларына изге теләкләрен җиткерде. Аларның бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, тормышта югалып калмыйча, үз урыннарын табуларын, чын кеше булуларын теләде.
- Кадерле укучылар, тагын бер уку елы артта калды. Кемдер сыйныфтан-сыйныфка күчсә, кемдер өчен бүген соңгы кыңгырау чыңлый. Мин сезгә мәктәбебез данын таныту өстендә куйган хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәм. Алда дәүләт имтиханнары. Аларны уңышлы тапшырып, сайлаган һөнәрләрегез буенча укуларыгызны дәвам итсәгез иде. Шул һөнәрләрегез буенча эшләп, илебезнең лаеклы гражданнары булсагыз иде. Барлык изге теләкләр, уңышлар, ак юл сезгә, балалар.
Укучыларны тәбрикләү өчен муниципаль район башлыгы Фаил Камаев та килгән иде. Ул да үзенең фикерләрен җиткерде.
- Кадерле балалар, укытучылар, ветераннар! Россия күләмендә бүген соңгы кыңгырау бәйрәмнәре уза. Әле генә уку елын башлап җибәргән идек, инде менә укучыларны олы юлга озатабыз. Соңгы елларда мәктәп тәмамлаучы укучылар саны кими бара. 2006 елларда районда мәктәпне 300ләп укучы тәмамлаган булса, быел 158 бала тәмамлый. Мәктәп тәмамлау, әлбәттә, куанычлы чор. Бердәм дәүләт имтиханнарыгызны әйбәт кенә тапшырып, тормышта үз юлыгызны табарсыз дип ышанам. Моның өчен сезгә мәктәптә тулысынча мөмкинлекләр булдырылган. Укытучылар, әти-әниләрегез сезнең өчен көчләрен кызганмыйлар, шулай булгач, сез дә югалып калмассыз дип өметләнәбез. Киләчәктә сезнең уңышларыгызга сөенергә, безнең районның кызы, улы бит бу дип горурланырга язсын.
Укучыларның күңелләрне эретерлек җырлары, нәфис сүзләре белән үрелеп барган бәйрәм ахырында йөрәкләрне чеметтереп соңгы кыңгырау чыңлады. Күзләрдәге яшь бөртекләре аша һәркем балаларга хәерле юл, җиңел имтиханнар теләде. Әлеге сынауларны башкарып чыкканда уңышлар юлдаш булсын сезгә, балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев