Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Иң-иңнәргә – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кулыннан ноутбук

Безнең халыкта чебешләрне көзен саныйлар, дигән бик матур бер әйтем бар. Ә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта аны быел язын санадылар. 6 май көнне район мәдәният йортында узган уку алдынгыларын хөрмәтләү тантанасында бик ачык чагылды ул. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат районда гына түгел, республикада үз урынын тотучы белем учагы...

Безнең халыкта чебешләрне көзен саныйлар, дигән бик матур бер әйтем бар. Ә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта аны быел язын санадылар. 6 май көнне район мәдәният йортында узган уку алдынгыларын хөрмәтләү тантанасында бик ачык чагылды ул.
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат районда гына түгел, республикада үз урынын тотучы белем учагы булып тора. Агымдагы уку елы алар өчен истәлекле вакыйгаларга бай булды. Көз көне алар үзләренең 5 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. Яңа интернат бинасы куллануга тапшырылды. Ел әйләнәсе төрле семинар-конференцияләрнең узуын, төрле күренекле шәхесләр белән очрашулар оештырылуын да исәпкә алсак, аларны тулы канлы тормыш белән яшиләр, дияргә нигез бар. Алай гына да түгел, гимназия-интернат укучылары төрле фән олимпиадаларында да теләп катнашалар һәм җиңүләр яулыйлар. Бу уку елында фән олимпиадалары буенча район турында - 97, республика турында - 28, Рәсәй күләмендә үткәрелгән олимпиадаларның регион турында 7 призлы урыннары бар икән, әлеге уңышлар артында укучыларның һәм укытучыларның бердәм һәм тырыш хезмәте ята. Укучылар гына түгел, биредә хезмәт куючы укытучылар да төрле ярыш-бәйгеләрдә катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Болар хакында гимназия-интернат директоры Рамил Гарипов тәфсилләп таныштырды. Юкка гына гимназия-интернатның миссиясе "Уңышларга ирешү юлында", дип аталмый. Һәм алар горур рәвештә шушы юлдан тайпылмыйча алга атлыйлар.
Уку белән рәттән, милли мохитне, туган телне саклауга, төрле проектлар белән эшләүгә дә зур игътибар бирелә биредә. Ә инде тәрбия һәм укучыларның сәламәтлеге мәсьәләсе беренче урында тора. Көз көне гимназия-интернатка республика табиблары килеп, һәр баланың сәламәтлеген тикшерделәр. Шул нигездә аларның һәрберсенә сәламәтлек картасы булдырылды. Ике медицина бүлмәсе эшли, һәм 4 медицина хезмәткәре тәүлек әйләнәсе балаларның сәламәтлеген кайгырта.
Гимназиядә укучылар татар теле белән рәттән рус һәм инглиз телләрен дә камил белергә тиеш, дигән бурыч куела. Моның буенча бик күп эш башкарыла.
- Киләсе уку елында берничә фәнне инглиз телендә укыта башларга уйлыйбыз, - дип, планнары белән дә таныштырды Рамил Марат улы.
Укучыларда киләчәккә стимул булдыру йөзеннән быел беренче тапкыр рейтинг эшләүләре дә хуплауга лаек. 8 төрле критерий нигезендә алар иң уңган, тырыш укучыларны ачыклаганнар. 5-7 нче сыйныфлар арасында - Нәфисә Вәлиева, 8-9 нчы сыйныфлар арасында - Эльвина Галләмова, 10-11 нче сыйныфлар арасында Әдилә Саматова рейтингта беренче урынга чыкканнар. Чарада катнашучы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әлеге укучыларга ноутбуклар бүләк итте. Ә республика һәм Рәсәй күләмендәге олимпиадаларда призлы урыннар яулаган 27 укучыга Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырды. Гимназия тормышында актив катнашкан, сәнгатьтә һәм спортта, төрле иҗади бәйгеләрдә югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылар да читтә калмады. Аларга да Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр бирелде.
- Буш урында олимпиада җиңүчеләре барлыкка килми. Моның өчен еллар дәвамында тырышырга кирәк. Гимназия-интернатның укытучылар коллективы көчле. Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдәге хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәтемне җиткерәм. Көндәлек дәрестә алган белем белән генә артык нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Дәрестән тыш куйган хезмәтегез дә күз алдында. Киләчәктә дә укучыларга белем бирүдә көчегезне кызганмассыз дип ышанам, - диде Энгель Нәвап улы. Һәм укытучыларга үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Министр белем системасындагы проблемаларга да тукталды. Мәктәпләрдә укытучылар балаларга бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы балларга тапшырырлык итеп белем бирергә тиешләр. Ата-аналарның репетиторлар яллап, өстәмә акча чыгарулары дөрес түгел, дигән фикерен дә җиткерде. Шулай ук гимназиядә белем алучы укучыларга өй эшләрен әзрәк бирергә кирәктер, чөнки алар дәрестән соң да бик күп шөгыльләнәләр, диде.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Вахитов район мәгарифенә зур өлеш керткәне өчен гимназия коллективына үзенең рәхмәтен җиткерде. Киләчәктә уңышларының тагын да күбрәк булуын теләде.
Укуда гына түгел, сәнгатьтә, спортта да сынатмый гимназиялеләр. Чара барышында күрсәткән концерт номерлары һәркем сокланырлык.
- Без гимназиядә тормышка бар яклап та яраклы балалар тәрбияләргә тиеш. Укуга гына басым ясау дөрес түгел. Һәр баланың бер сәләте була. Без - укытучылар шуны күреп алып, үстерергә тиешбез. Иң мөһиме - татарлыгыбызны югалтмыйк, - дип тәмамлады Энгель Фәттахов үзенең сүзен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев