Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Яңа Әлем бакчасына йөрүчеләр армия сафларында хезмәт иткән авылдашлары белән очрашты

Бүген, Яңа Әлем балалар бакчасында, армия сафларында хезмәт итеп, хәзерге көндә үзебезнең туган авылыбыз мәктәбендә физик культура укытучысы булып эшләүче, кечкенә вакытында үзебезнең бакчабызда тәрбияләнгән Мөхәммәтов Миңнәхмәт Зөлкирам улы һәм Актаныш егете, яңа гына армия сафларын төгәлләп кайткан Мөхәммәтдинов Искәндәр Марат улы кунакта булдылар.

Патриотик тәрбия айлыгы кысаларында узган әлеге чарада балаларыбыз илебез солдатларының тормышы, хезмәт юлы, анда үткән елларның үзенчәлекләре турында  кунакларыбызның слайд аша сөйләүләре, аларның алып килгән альбомнары аша белем алдылар.

Балалар бик кызыксынып Миннәхмәт һәм Искәндәр абыйлары алып килгән солдат фотоларын, альбомнарын  карадылар.

Алар өчен иң кызыгы - солдат фуражкаларын үзләре киеп карау булды. Киләчәктә кечкенә егетләребезгә дә тыныч илләребездә армия сафларында хезмәт итәргә язсын дигән теләктә калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев