Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Иҗатчының каләме бәйгеләрдә чарлана

Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале 23 май көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә үткәрелде. Иҗади бәйге җиңүчеләре, аларның укытучылары бүләкләү тантанасына махсус чакырылдылар. Казаннан, Чаллыдан килгән язучылар белән аралашу яшь каләм ияләренә илһам канатлары биргәндер. Иҗатчы өчен тере язучыны күрү гомер-гомергә олы бәхет, иҗат чыганагы булып санала. Г.Тукай исемендәге бүләккә лаек булган...

Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале 23 май көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә үткәрелде. Иҗади бәйге җиңүчеләре, аларның укытучылары бүләкләү тантанасына махсус чакырылдылар. Казаннан, Чаллыдан килгән язучылар белән аралашу яшь каләм ияләренә илһам канатлары биргәндер. Иҗатчы өчен тере язучыны күрү гомер-гомергә олы бәхет, иҗат чыганагы булып санала.
Г.Тукай исемендәге бүләккә лаек булган әдипне Актанышның яшь каләм тибрәтүчеләре белән очрашуга чакыру фестивальнең матур гадәтенә әверелде. Бу яктан, актанышлылар икеләтә шатлык кичерде. Якташыбыз, тарихи романнар авторы, "Мәйдан" журналы мөхәррире Вахит Имамов быел әлеге мәртәбәле бүләккә лаек булды.
Вахит Имамов:
- Республикада язучыларны зурлый торган чаралар башка районнарда да уздырыла. Ләкин мин актанышлылар барысыннан да уздырырга тиеш дип хыялланып яшәдем. Хыялларым тормышка аша: Татарстан Язучылар берлегендә актанышлылар иң күпчелекне алып тора. 10 ел буе Нур Баян исемендә, соңгы 5 елда Гамил Афзал исемендә оештырылган фестиваль әдәбиятка яшь язучылар тәрбияләп үстерә. Ленар Шәех, Лилия Гобәйдуллина кебек талантлар шушы бәйгеләрдә катнашып, каләмнәрен чарладылар.
Фестивальнең иң яшь җиңүчеләре Диплом һәм бүләкләрне, сәхнәгә чыгып, Тукай бүләге иясе Вахит Имамов кулыннан алдылар.
Г.Тукай бүләгенә әле күптән түгел генә лаек булган якташ-шагыйребез, "Казан утлары" журналы мөхәррире Илфак Ибраһимов, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Данил Салихов һәм районыбызда яшәп иҗат итүче язучы-журналист Әмирҗан Моталлаповның да, остаз буларак, яшьләргә әйтәсе киңәш-фикерләре шактый җыелган. Балаларны иҗатка тартучы мөгаллимнәр өчен дә кызыклы дәреслеккә тиңләрлек бу чыгышларны яздырып алып, башка балаларга да тыңлатасы иде. Чөнки фестивальгә гадәттә җиңүчеләр чакырыла. Ләкин конкурска тәкъдим ителгән, призлы урынга кермәгән эшләр арасында да уңышлылары шактый. Бар укучы да җиңүче булалмый бит. Ә аларның әдәбият белән кызыксынуларын арттырасы, иҗади сәләтләрен үстерәсе иде.
Әмирҗан Моталлапов, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, җюри рәисе:
- Кешенең таланты өч-дүрт җөмләдән дә күренә. Ничек башланып китә, ничек төгәлләнә - әсәрнең камиллеген шул өлешләреннән дә аңларга мөмкин. Жюринең укытучыларга да җиткерәсе сүзе бар: баланың авторлык хокуклары сакланырга тиеш, үз фикереңне балалардан әйттерергә тырышу бик үк кулай булмас. Болай итеп талантлы яшьләрне үстерә алмабыз.
Данил Салихов:
- Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале - олы бәйрәм. Татарның бөек шагыйрен искә алу - милләтебезне, туган телебезне үстерү, зурлау ул. Гамил Афзал - безне сәхнәгә тарткан шәхес. Аның шигырен сәхнәгә чыгып укымаган кеше юктыр. Мин үзем дә аның шигырьләрен укып, сәнгать юлын сайладым.
Илфак Ибраһимов:
- Безнең буын китап укып үсте. Республикада "Казан утлары", "Идел", "Мәйдан", "Безнең мирас" әдәби журналлары, "Мәдәни җомга" әдәби газетасы нәшер ителә. Сезнең дә китап укыганыгызны күрдек, чөнки әдәби әсәрләр укымыйча, иҗат итү мөмкин түгел. Иҗаттан алган рәхәтлек беркайда да юк.
Яшь каләм тибрәтүчеләрнең шундый бәхетле мизгелләре шушы фестивальдән соң туктап калмасмы? Әнә бит Илфак Ибраһимов та:"Сезнең иҗатыгыз шушы бүләкләнүегездән соң я тагын да җанланып китәчәк, я шып туктап калачак. Бу баланың сәләтеннән һәм тырышлыгыннан тора", - ди.
Фестиваль киләсе елларда да булыр, тик елга бер-ике тапкыр гына кулга каләм алып иҗатны үстереп булмый. Шуңа күрә ешрак языгыз! Языгыз!
Рәсемнәрдә: В.Имамов, И.Ибраһимов җиңүчеләрне бүләкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев