Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Ике яклы килешүне тормышка ашырып:Технология техникумына бүген КФУ педагоглары килде

Актаныш технология техникумы белән республиканың 4 югары уку йорты арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелгән.

                     Бүген Казан Федераль университетының Чаллы институты мөгаллимнәре килешү нигезендә технологик техникумда студентлар белән очрашты. Очрашу ике максатны тормышка ашыруны күздә тота. Беренче өлештә техникум студентларын КФУның Чаллы институты белән таныштырдылар. Институтта эшләп килүче факультетлар, укырга керү таләпләре хакында аңлаттылар. 
                   Икенче проект исә студентлар өчен тагы да кызылырак: “Студентлар –студентларга!” дип атала ул. Чаллы институтында белем алучы егетләр һәм кызлар техникум студентларына үзләре дәрес бирде, мастер-класслар күрсәтте. 

                 Килешүдәге пунктларның берсе мөгаллимнәрнең дә осталыгын, белемен арттыруны күздә тота. Мәсәлән, технология техникумы мастерларына Чаллы институтына барып төрле квалификация күтәрү курслары узу, уртак дәресләр үткәрү, сәнәгать практикасын оештыру мөмкинлеген ача. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев