Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Илдар Халиков: Һәр педагог хезмәт хакын башкарган эшенә карап алырга тиеш

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республикада гомуми белем бирү системасы идарәсен модернизацияләүгә багышланган, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын уздырды. Утырыш республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Утырышны ачып, Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның быел февраль аенда ТР Иминлек советы утырышында өч проблеманы билгеләвен искә төшерде, болар -...

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республикада гомуми белем бирү системасы идарәсен модернизацияләүгә багышланган, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын уздырды. Утырыш республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Утырышны ачып, Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның быел февраль аенда ТР Иминлек советы утырышында өч проблеманы билгеләвен искә төшерде, болар - методик хезмәтнең начар булуы, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең хезмәт хакы системасының нәтиҗәсезлеге һәм аз комплектлы мәктәпләрнең күплеге. Бу факторлар киләчәктәге социаль-икътисади прогрессны куркыныч астына куя, дип билгеләде ул.
Төп докладны утырыш барышында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ясады. Ул билгеләгәнчә, 2014 елның көзендә муниципаль мәгариф системасындагы хәлне анализлау өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан методик эшчәнлекне камилләштерү буенча координацияләү советы булдырылган. Белем бирүнең сыйфаты буенча республика рейтингында соңгы урыннарда булган муниципаль районнарның эшчәнлегенә анализ уздырылган. Министр сүзләренчә, бу район мәктәпләрендә җитәкчеләр эшендә күп кимчелекләр, методик хезмәтнең тиешенчә эшләмәве ачыкланган.
Энгель Фәттахов шулай ук мәгариф учреждениеләрендәге педагогик хезмәткәрләрнең һәм җитәкчеләрнең хәзерге хезмәт хакы моделе модернизацияләүне таләп итә, дип өстәде. Хезмәт хакын бүлүнең нәтиҗәсез механизмы аркасында, хәзерге хезмәт хакы системасы укытучылар һәм җитәкчеләргә тиешле дәрәҗәдә стимул бирми.
Министр сүзләренчә, быелның 5 маенда муниципаль хакимият башкарма органнары укучылар саны 80 кешедән артмаган урта мәктәпләрне үзгәртүгә юнәлтелгән чараларны эшләргә һәм гамәлгә кертүне башларга тиешләр.
Энгель Фәттахов шулай ук 2015 елның 1 сентябреннән Татарстанда мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләренең, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләренең, ТР мәгариф идарәсе методистларының яңа хезмәт хакы системасы эшли башлаячак, дип белдерде. "Хәзер һәр укытучы хезмәт хакын башкарган эшенең күләменә һәм сыйфатына карап алачак", - дип билгеләде ул.
"Татарстанда мәгариф системасын үзгәртеп кору вакыты җитте. Тигезләүчелек булырга тиеш түгел, һәр педагог хезмәт хакын башкарган эшенә карап алырга тиеш", - дип йомгаклады Илдар Халиков.
http://prav.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/406938.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев