Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

ИМИН ҖӘЙ: Каникуллар хәвефсез үтсен дисәк

Күз карасы кебек балаларыбыз бүген җәйге каникулда. Актаныш районындагы 1200 бала җәй дәвамында районыбызда оештырылган төрле типтагы лагерьларда ял итәчәк.

                     Районыбызның 6 мәктәп яны лагерена 275 бала тартыла, ә 130 бала 5 мәктәптәге хезмәт һәм ял лагеренда тәрбияләнәчәк.
                 “Бүләк” ял һәм сәламәтләндерү лагере җәйге каникуллар башлануга ук үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Биредә 4 сменада балалар кабул ителә. 1 сменада сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары һәм Россия төбәкләреннән килгән яшь милләттәшләребез, барысы 160 укучы ял итә. 2 сменага да Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы ярдәме белән төбәкләрдәге татар гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар чакырылган. 3 һәм 4 сменаларда районыбызның укучылары сәламәтлекләрен ныгытып, лагерь тормышы белән яшәячәк.  
 
 

            Авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясендә исәптә торган, шулай ук эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан контрольдә булган балаларның тормышына аеруча зур игътибар бирелә.  Райондагы субъект-профилактика органнары вәкилләре шундый 200 баланы күз уңында тота, алар арасында 7-14 яшьлек 50, 14-18 яшьлек 40 бала исәпләнә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева журналистлар өчен оештырылган брифингта мәктәп , җирлек башлыкларына мөрәҗәгать итеп бу малай һәм кызлар тәрбияләнүче гаиләләрне игътибардан читтә калдырмаска чакырды. 

                 Иң куркынычы- балаларның ялгызы яки бөтенләй таныш булмаган чит кешеләргә ияреп су буйларына баруы, су коенуы. Актаныш районында узган елларда балаларның суга батып һәлак булу очраклары һәркемнең исендә. Балалар үлеме- иң аянычы. Фаҗигаләргә юл куймау өчен өлкәннәрнең һәрчак уяу булуы сорала. Авыл җирлеге башлыклары елга буйларына "Су керү тыела" дип язылган аншлаглар куюны тәэмин итәргә, ә балаларга тиешле урында, бары өлкәннәр күзәтүендә генә су коену кирәклеге турында аңлату мөһим.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев